"Петербурда ачылган Татар йорты Русия күләмендә үзенчәлекле бина"

"Нур" татар йорты

Каюм Насыйри үзәге Петербурда татар теле курсларын башлап җибәрде. Тиздән Камал театры Петербурга биш спектакль алып килә.

Чәршәмбе көнне Татарстанның Петербур һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллегендә Каюм Насыйри үзәгенең беренче татар теле курслары узды. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында эшләүче Насыйри үзәге Петербурда күптән түгел ачылган иде.

Гомумән 2015 елны әлеге төбәктә татарларга кагышлы шактый гына чаралар узды. Шулар һәм милли тормыш хакында үткән елны Татарстанның Петербур һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле итеп билгеләнгән Ренат Вәлиуллин белән сөйләштек.

Your browser doesn’t support HTML5

Ренат Вәлиуллин Петербурдагы милли тормыш турында сөйли

– Ренат әфәнде, узган ел азагында Петербурда “Нур” дигән татар йорты ачылды. Татар үзәкләре, ансамбльләре булдыру безнең халык өчен гадәти нәрсә. Ә татар йорты яңа күренеш. Бу йорт үзе эченә нәрсәләрне ала?

– 2015 елның азагында Петербурда беренче тапкыр татар мәдәнияте ункөнлеге узды. Аның кысаларында 15ләп чара үтте. Конференцияләр, җыеннар, татар рәссамнары һәм сынчылары күргәзмәләре һәм башкалар.

Каюм Насыйри үзәге ачылышы

Шулай ук Каюм Насыйри институты эшли башлады. Бүген Петербурның Татарстандагы даими вәкиллегендә татар телендә беренче уку булды. Безнең монда ун елдан артыграк мәчет һәм башка урыннарда татар теле курсларын алып барган белгечебез бар - Альбина Фәхрәзиева. Бу курсларны ул җитәкли. Каюм Насыйри үзәгенең төп үзенчәлеге шунда, алар безнең Казан федераль университеты белән онлайн режимда эшли. Андагы чараларны монда да карап барачакбыз. Техник мөмкинлекләр бар. Иң сөендергәне - татар телен өйрәнергә теләүчеләр күп. Менә хәзер ике төркемгә бүлеп атнага ике тапкыр укулар үтәчәк. Шуның белән бергә Насыйри үзәге фәнни-гамәли конференцияләр һәм бүтән юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара.

Русия күләмендә үзенчәлекле мисал булып торган бер бина ача алдык. Габделбәр Алимов дигән татар эшмәкәре 1000 квадрат метрдан зуррак бинаны - "Нур" исемле Татар милли мәдәни йортны үз хисабына төзетте. Аны 19 декабрь көнне зурлап тантаналы рәвештә ачтык. Хәзерге көндә анда берничә чара да узды. Рәссам Рәшит Гыйләҗевның шәхси күргәзмәсе ачылды. Шулай ук Татар ашлары һәм Татар кул эшләре түгәрәкләре эшли башлады.

​Һәр җомга көнне җомга намазы үткәрелә, бинада дини йолаларны үтәү өчен махсус бүлмә дә бар. Анда имамлыкны Петербур дәүләт университетының Көнчыгыш телләр факультетында белем алучы егетләр чиратлап башкара. Шуның белән бергә атна дәвамында исем куштыру яки башка дини гыйбадәтләрне үтәүне сораучыларга ярдәм итүче кеше дә бар.

“Нур”да татар һәм гарәп теле курслары да эшли башлаячак. Шуның белән бергә үзәккә татар китапханәсен булдыру белән шөгыльләнәбез. Ачылганда шактый гына китапларны президент бүләк итте. Хәзер тагын да тулыландыру белән шөгыльләнәбез.

Ренат Вәлиуллин (у) рәссам Рәшит Гыйләҗев (с) күргәзмәсе ачылышында

1,5 мең кеше сыйдырышлы “Мюзик-Холл” залында Татарстаннан килгән артистлар катнашындагы зур концерт булды. Бу монда яшәүче татарларга Татарстаннан бер бүләк булды, гомумән мондый концертлар инде күптәннән үткәрелмәгән булган. Халык бик сусаган.

Апрельдән Камал театры гастрольләре булачак. Алар биш спектакль алып киләчәк. Бу да бер үзенчәлек булачак, чөнки соңгы 20 елда монда Камал театрының килгәне булмаган. Мәдәни юнәлештә шул эшләр.

Шулай ук туристик индустрия өлкәсендә зур эшләр башланып китте. Ни генә әйтсәк тә Петербур туристик кала буларак бик данлыклы. Мондагы кешеләрне Казан белән кызыксындыру өчен инде берничә җирле туристик операторларны Казанга алып бардык. Киләсе атнага тагын бер төркем китәчәк. Алар туризм белән шөгыльләнүче оешмаларда, Болгарда, Зөядә булыр дип планлаштырыла.

Икътисади өлкәдә дә эшләр тик тормый. Февраль азагында Петербурның эшмәкәрләрен туплап Казанга алып бару эшен җайлап җибәрдек.

– Петербурда татар оешмалары күпме?

– Монда алар бик күп. Петербур һәм Ленинград өлкәсендә 20гә якын оешма эшләп килә. Аларның төрлесе төрле эшчәнлек алып бара, узган елны без беренче тапкыр даими вәкиллектә шушы оешма җитәкчеләрен җыеп 2015 елның эш нәтиҗәләре һәм 2016 елның планнарын билгеләп, аларны башкару турында киңәшләштек. Алар эшчәнлеген төрле юнәлештә алып бара. Барлык төбәкләрдәге кебек монда да бер генә оешма булып эшләү юк.

Татар халык ашларын тәкъдим итүчеләр

Өлкәдә “Ленпетротат” дигән бик уңышлы эшләүче оешма бар. Анда кергән Петербурдагы эшмәкәрләр Татарстан белән эшчәнлекне алып бара. Хәзер шулай ук "Файда" исемле эшлекле клуб оешты. Мондагы татар егетләре дисконт карталар чыгардылар. Төрле концертлар оештыруга бәйле планнары бар.

Монда эшмәкәрләр электән бик актив эшли. Шул ук һәйкәлләр ачу, китаплар чыгаруда бергәләшеп шактый эшләр эшләгәннәр. Зур чаралар уздыруга алар үз өлешләрен кертә. Шул ук Сабантуй уздыру һәм башка чараларга.

Узган ел татар эшмәкәрләренең бер өлеше даими вәкиллек белән бергә Муса Җәлил турында зур гына фильм эшләнде. Аны да күрсәтү өчен эшчәнлекне алып барабыз. Петербурда ул тәкъдим ителде. Парижда да булды. 24-25 февральдә Берлинда да үтәчәк. Аны Венера Вәгыйзова оештыра.

Шуннан соң Габдулла Тукайның 130 еллыгына әзерлек чараларын алып барачакбыз.