Язучы, драматург Рәдиф Сәгъди фикеренчә, Габдулла Тукай исемендәге бүләккә лаек шәхесләр җитәрлек. “Кемне тәкъдим итәргә дә белмәссең: анысы да, монысы да лаек, дип башлады ул сүзен. Шигырь укырга яратмаса да, Газинур Морат иҗатын күзәтеп баруын әйтте ул.
“Мөдәррис Әгъләмне, шул Газинурны укыйм. Газинурның шигырьләре мине тетрәндерә, анда тирәнлек, сагыш, милләт өчен кайгыру бар. Менә ул – шагыйрь. Бүгенге көндә аның кандидатурасы Тукай премиясенә лаек”, диде драматург Татарстан язучылар берлеге тәкъдимен хуплап.
Без Рәдиф Сәгъдинең үз хәле, иҗади яңалыклары белән дә кызыксындык. Ул Ләбиб Лерон белән “Безнең мирас” журналында эшли икән. Авторның яңа гына “Сынган беләзек” дип аталган китабы дөнья күргән. Әйтүенчә, “Сынган беләзек” дип атавы юктан түгел. “Әлеге әсәр халыкны елатты да, көлдерде дә. Ул минем “визит картасы”, диде язучы яңа иҗат җимеше белән таныштырып.
Китапка авторның сәхнәләштерелгән тугыз пьесасы кергән. Шулай ук бүген өч-дүрт томлык китап чыгарырлык пьесалары да бар икән.
“Китап нәшер итү җиңел эш түгел. Драматурглар китап чыгарырга тырышмый да бит. Әсәр профессиональ сәхнәдә куелу дәрәҗәлерәк, аны күбрәк кеше карый. Шуңа күрә сәхнәдә бер әсәрең куелуы китап чыгуга тиң”, ди Рәдиф әфәнде.
Язучы фикеренчә, татарлар бик затлы халык, әмма бер начар гадәткә ия: булган байлыкларын югалтып, икенче сортлыга әйләнеп баралар. Шулай ук аны татар мәктәпләре ябылу, яңа татар балалар бакчалары булмау да борчый.
“Минем биш онык, алар өчен нык кайгырам. Әллә ничә тапкыр “Мирас” журналы аша да дәүләт җитәкчеләренә мөрәҗәгать белән чыктым... Кемдер урыска әйләнергә тели икән, әйләнсен. Халык чистарынырга тиеш. Өч кенә, ике генә миллион чын татар кала икән, ул бик зур көч”, дип саный ул.
Бүгенге көндә драматург яңа криминал әсәр яза. Исеме дә билгеле, “Ало, кем әле бу?” дип аталачак. Рәдиф Сәгъди фикеренчә, криминал әсәрдә һәрвакыт уңай көч җиңәргә тиеш. Әгәр кара көчләр җиңә икән, ул әдәбиятка керми, Кабәхәтлекне генә пропагандалаячак.
“Минем һәр детектив әсәрдә ак көч җиңә. Бүгенге көндә бармактан суырып язылган әсәрләр татарны театр сәнгатеннән биздерде. Шулай ук татарга кирәкмәгән тәрҗемә әсәрләр. Безнең менталитет башка бит”, дип йомгаклады фикерен Рәдиф Сәгъди.