"Брайль системасындагы татарча китапларга ихтыяҗ юк"

Your browser doesn’t support HTML5

Казандагы Ярдәм үзәгендә күрмәүчеләр өчен Брайль системасында татарча китаплар уку мөмкинлеге бар. Ләкин мөгаллим Идрис Хәертдинов фикеренчә, татарча китапларга ихтыяҗ юк. Күрмәүчеләр күбрәк гарәпчә, русча дини китаплар укый. "Казан күпчелек урыс телле шәһәр, без дә шул телгә иярәбез", ди ул.