Тимур кәҗә белән Амур юлбарыс илнең иң танылган затларына әйләнеп бетте бугай. Башта гаяр ерткыч юлбарысның кәҗәне ботарлап атмавына сокландылар, аннан соң аларның арасы суыну турында сөйләп, халык күңеленә шөбһә салдылар, хәзер бөтен ил белән кәҗәгә килен эзлиләр. Сөенеч өстенә сөенеч өстәп, киленне Татарстаннан – Сабадан таптылар. Калган кәҗәләргә: “Булмый инде булмагач, Сабаларда тумагач” дип җырларга гына кала. Халыкның бу шашуыннан оста файдаланып, үз оешмаларына бушлай реклама ясау җаен тапкан “Лукоз-Саба” менеджерларын хупларга гына кала. Кәҗәнең һәр адымы турында телевидение күрсәтеп торачак һәм “килен”не Приморье краена илтү үзе бер шоуга әйләнәчәк бит. Менеджерлар булдыклы, сүз дә юк.
Болар барысы да кызык һәм күңелле булыр иде, әмма бу урында бит без утырып еларга тиеш.
Үзенә азык итеп бирелгән кәҗәне ашамаган Амурга бер дә гаҗәпләнәсе юк. Мәхбүсләр тормышы хакында кызыксынганнарның ишеткәне бардыр – тоткынлык психологик яктан зур басым. “Мөртәт” ("Изгой"), фильмының каһарманы ялгыз утрауда калгач, футбол тубы белән “дуслаша”. Ялгыз камераларда утыручылар хәтта үрмәкүчләр белән дә “дуслашалар” – бу аларга ялгызлыкларын азга гына булса да онытып торырга мөмкинлек бирә. Иркен урманда, үзе ияләнгән шартларда яшәсә, бу мәгърур ерткыч үз ризыгы булырга тиешле кәҗә белән дуслашыр идеме? Ниндидер бөек хисләр түгел, ә тоткынлык бу зур мәчене шундый шартларга – үзе ашыйсы ит калҗасы белән уйнар көнгә китереп җиткергән түгелме соң? Адәм баласы иркенлектә, кеше күзеннән читтә яши торган юлбарысны көндәлек күзәтү астындагы карцерга урнаштырган да, тоткынлыкта үз инстинктларыннан баш тарткан юлбарысның акылдан шашуын күреп, шуннан үзенә кызык табып утыра. Иректә булса, ата юлбарыс кәҗә тәкәсе белән уйнап утырыр идемени, сөйгәненә шашлык итеп алып кайтып бирер иде ул аны.
Шашлык белән дуслашыр көнгә калудан Ходай үзе сакласын!
Нигә шулай халык бу вакыйганы күңеленә бик якын кабул итте дип гаҗәпләнәсе юк – Тимуры да, Амуры да без үзебез бит. Эчке ирек хисе булмагач, дистә еллар буе кол карашлы булып яшәгәч, үзебезнең "юлбарыстан көчле без" булуыбызны да оныттык. Һәм сафари паркта кәҗә тәкәләре кушканны эшләп яшибез.
Сафари хуҗалары – түрәләр. Кәҗә тәкәләре – урындагы җитәкчеләр. Юлбарыс – халык. Хуҗалар өчен сафари-парк тамаша һәм акча эшләү чыганагы.
Барысы да безнең тормыштагыча. Соң чиктә ачуын кайнаткач, юлбарыс та кәҗә тәкәсенең яңагына менеп төшәрлек көч тапты. Коллык гаҗизлеге үзәгенә үткән ерткыч үзенең бу адымыннан кәҗәгә караганда күбрәк курыкты бугай. Хәер, хәзер аны тәкәдән аерып та куйдылар, VIP-персона кәҗәгә тиеп кенә карасын!
Шулай инде, гади кеше никадәр генә көчле булса да, аңарга карата бернинди хөрмәт юк. Сафари-парк мөдире Дәүләт Думасына кандидат итеп юлбарысны түгел, кәҗәне тәкъдим итәбез, ди. Андагы кәҗә тәкәләренә караганда Тимур иң зыянсызы булачак дип ышандыра – күп сөйләшмәячәк һәм урламаячак.
Гади халыкка бернигә өмет итеп булмасын күрсәтә торган тагын бер күренеш: киленне бер дә юлбарыс Амурга түгел, кәҗә Тимурга эзлиләр.
Гади халыкка бер дә юк инде!
Тешеңне күрсәтергә курыккач, башыңа утырып изүләре бер дә гаҗәп түгел, билгеле.
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра