Amnesty International хисабында узган елны Кырымда иң күбе кырымтатарлары зыян күрүе әйтелә.
"Аларның чаралары даими тоелды, кырымтатар телендә эшләгән массакүләм мәгълүмат чаралары ябылырга мәҗбүр булды, кырымтатар әйдаманнарының өйләрендә даими тентүләр узды, аларга каршы җинаять эшләре ачылды, бу кешеләргә уйлап чыгарылган гаепләүләр белдерелеп сак астына алынды.
Кануни тавыш бирү нигезендә сайланган Кырымтатар Милли Мәҗлесен вәкаләтлек итүчеләргә карата репрессияләр дәвам итте.Шуларның берсе Әхтәм Чийгөз 2014 елны 26 февральдә "чуалышлар" оештыруда гаепләнеп кулга алынды. Кырымның хәзерге җитәкчелеге Русия кануны нигезендә Мәҗлес экстремистик оешма дип игълан ителергә мөмкинлеген берничә тапкыр кисәтте", диелә хисапта.
Amnesty International ATR кырымтатар телеканалын эзәрлекләүне сүз иреген бозу дип атады. Шулай ук хисапта югалган кырымтатарларны тикшерү эше дә тәнкыйтькә тотыла.
Хокук яклаучылар Акмәчеттәге мәхкәмәнең Мәҗлес рәисе Рефат Чубаровны кулга алу турында карар чыгаруыннан соң, прокурорның аңа Акмәчеткә кайту рөхсәт ителүен дә искә ала.