Кырымда Җамала турында фикер белешү
Your browser doesn’t support HTML5
Кырымда Мәскәү куйган хакимият башлыгы Сергей Аксенов та Русиядәге кайбер хакимият вәкилләренә кушылып украиналы кырымтатар җырчысы Җамаланың Украинадан Евровидение бәйгесенә узган "1944" җырын тәнкыйтьләде. Алар бу җырны "сәяси" һәм "Русиягә каршы" дип атый. Крым.Реалии хәбәрчеләре Акмәчет урамнарында очраган кешеләрдән Җамала бу җыр белән Евровидениедә Русия исеменнән чыгыш ясый алыр идеме дигән фикер белешү уздырды.