Art-Suret студиясе "Булган бар" дип аталган кыска метрлы нәфис фильмны интернетка чыгарды. Аны хәзер Vimeo порталында карарга була. Фильмда Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистлары Наил Шәйхетдинов, Ирек Хафизов, алып баручылар Гөлназ Сәфәрова, Әбри Хәбриев, рок-җырчы Исмаил уйный. Проект авторлары - Азат Садыйков һәм Рафис Нуруллин.
Фильм унбиш минут бара, аның массакүләм аудитория өчен түгеллеге беренче минутлардан ук аңлашыла. Рафис белән Азат фильмны үз көчләре белән төшергән. Башта проектның бюджеты ун мең сум дип исәпләнгән. Нәтиҗәдә бер урында ике көн төшерү 120 мең сумга төшкән.
Башта студия картинаны үзе өчен генә төшерергә уйлаган. Ләкин соңыннан егетләр аны Казан мөселман кинофестиваленә тәкъдим итергә булган. Нәтиҗәдә эчтәлекне дә үзгәрткәннәр. Мәсәлән, төп герой - бабай ахырда үзенә атырга тиеш булган. Шулай ук сүгенү сүзләре алынган.
"Әле дә үкенәм, фестивальга эләгер өчен фильмны боздык. Нәтиҗәдә, фестивальга да эләкмәдек, фильм да без теләгәнчә булмады. Ләкин бу безгә бик көчле сабак булды", - дип сөйләде Азатлыкка Азат.
Бабай роленә актер табу читенрәк булган. Егетләр Ирек Хафизов тәкъдиме белән Тинчурин театрыннан Наил Шәйхетдиновка мөрәжәгатъ итәргә булган. Күптән түгел вафат булган Наил агага бүген 75 яшь тулыр иде.
"Сценарийны укыгач, "мин моны аңламадым" димәүчеләрнең иң беренчесе иде ул", дип сөйли Азат. "Киресенчә, "бу шундый-шундый бабай булып чыга бит инде" дип, үзенең образын якынча дөрес итеп ачып бирде", ди ул.
"Шундый хөрмәтле кешеләр белән аралашуыма һәм эшләвемә мин бик шатмын. Вакыт табып мине тыңлаганы өчен һәм минем бу проектымда ярдәм күрсәткәне өчен бик рәхмәтлемен", ди Садыйков.
Азат Садыйков Азатлыкка "Булган бар"ның эчтәлегенә төшенергә ярдәм итте:
"Фильмны аңларга авыр шул. Ачып салсак, шул: китап сюжеты бар һәм бар чынбарлык. Икесендә дә бер үк образлар: бабай, егет, карак, бармен, гитарист. Ләкин китап һәм чынбарлыкта аларның характерлары төрле. Китап сюжетының ахырын без беләбез, чөнки анда инде характерлар ачылып бетте, ә чынбарлыкта бер караганда шул ук ситуация, ләкин геройларның характерлары икенче. Бу очракта нәрсә булып бетер икән? Тамашачы нәкъ шушы сорауга жавап эзләргә тиеш, ә "бу фильм нәрсә турында" дигән сорау белән калырга тиеш түгел.
Арт-хаус дип атап буладыр бу фильмны, әйе. Шул сәбәпле инде аны массакүләм фильм дип атап булмый, чөнки артхаус сөючеләр аз. Ләкин уйлавымча, бу фильмның өзекләреннән генә дә кеше үзенә күп нәрсә ала аладыр, чөнки күп проблемларга күз салына монда: буыннарның тәрбия аермасы, татар теле бозылып баруы, хәмернең начар тәэсире һәм башкалар".