Уфада ике митинг үтте – берсе Черниковка бистәсендәге Химиклар мәдәният сарае каршындагы мәйданда, икенчесе – башкала үзәгендәге сәяси золым корбаннарына куелган һәйкәл каршында.
Әлеге митинглар оештырылуы турында кайбер сәяси челтәрләрдә алдан игълан ителде. Шуңа да карамастан, халык күп килде дип әйтеп булмый. Сәяси золым корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл каршындагы мәйданда көндезге ике тулуга кырыклап кеше җыелды. Аларның күпчелеге республикадагы төрле иҗтимагый оешмалар һәм фиркаләр әгъзалары.
Your browser doesn’t support HTML5
Һәйкәл алдына Борис Немцовның сурәте һәм соңгы елларда үтерелгән күренекле җәмәгать эшлеклеләренең, журналистларның исемлеге дә урнаштырылды, чәчкәләр салынды.
“Яблоко”, “ПАРНАС” фиркаләре вәкилләреннән тыш бирегә “Күк бүре”, “Башкорт аксакаллары”, Татар иҗтимагый үзәге, “Ак тамыр”, оешмалары җитәкчеләре һәм актив әгъзалары, шулай ук үзләрен гаделлек өчен көрәшүчеләр дип атаучылар килгән. Әлеге чара узган ял бакчасында йөрүчеләр дә, митингка кызыксыну белдереп, туктап алды.
Чыгыш ясаучыларның һәммәсе дә Борис Немцовны үтерүнең хакимият кушуы белән үтәлүен ассызыклады. “Дәүләт терроры” дигән төшенчәләрне дә кулланучылар ил җитәкчеләренең туры сүзле, бәйсез сәясәтчеләрдән куркуын билгеләде. “Яблоко” фиркасе вәкиле Владимир Молокин, бәйсез адвокат Радик Рәхмәтуллин, Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Рамил Хөсәенов, “Башкорт аксакаллары” оешмасы рәисе Рамилә Сәитова һәм башкалар хәзер илдә Борис Немцов кебек кыю лидерның җитмәвен әйтә.
Чыгыш ясаучылар ил хакимиятләре алдында катгый таләпләр кую өчен оппозициядәге барлык көчләрнең берләшүе шарт, дигән фикерне дә еш кабатлады. Бу тәңгәлдә кайбер тәкъдимнәр дә бар. Рамилә Сәитова хәзер ниндидер пикетлар, митинглар белән генә хәлне үзгәртеп булмаганлыгын әйтеп, төрле фиркаләр һәм оешмаларның бер үзәккә берләшүе кирәк, ди. Сайлаулар вакытында депутатлыкка үз намзәтләрен чыгару, хакимияттәгеләрне вазифаларыннан алу өчен импичмент игълан итү кебек тәгаен чаралар үз нәтиҗәсен бирер иде.
Бу фикерне башкалар да хуплады һәм якын арада җыелыш үткәреп алдагы адымнар хакында сөйләшергә килешенде.
Митинг бер сәгатьтән артык барды, чыгышлар тәмамланганнан соң да, фикер алышулар дәвам итте. Чара барышын берничә полиция хезмәткәре читтән күзәтеп торды, ә берсе халык алдында видеога төшерде.
Кечерәк тагын бер митинг Черниковка бистәсендәге Химиклар мәдәният сарае каршындагы мәйданда үтте. Аны кеше хокукларын яклау үзәге җитәкчесе Алмира Жукова оештырды.