Татар хатын-кызларының имам булырга кыюлыгы җитәрме?

Русия Ислам университеты быел имамлыкка укыган беренче кызлар төркемен чыгара. Яшь мөслимәләр бу вазифадан әлегә курка.

Дүрт ел элек РИУда шәригать факультетында хатын-кызлар өчен бүлек ачылган иде. Быел ул бүлекнең беренче чыгарылышы була. Анда Татарстаннан тыш, Сарытау һәм Башкортстаннан барлыгы сигез кыз укый. Шәригать факультетында нәкъ менә имамлыкка укыталар.

Дания башкаласы Копенһагенда хатын-кызлар өчен мәчет ачылды. Анда имамлыкны җәмәгать эшлеклесе, дин һәм сәясәт белгече Шерин Ханкан үзе һәм тагын сигез хатын-кыз башкарачак. Татар хатын-кызлары имам була аламы дигән сорау белән өч кешегә мөрәҗәгать иттек.

Казанда быел укуын тәмамлаучы кызларның берсе Әнҗе Гыйбадуллина үзе имам булырга теләми. Кеше һәм хуҗалык өчен җаваплылыктан курка.

Исламда гына түгел, яһүд дине һәм христианлыкта, башка диннәрдә ирләр идарә итә дигәнне башыбызга салып куйганбыз. Бу дөрес түгел

"Хәнәфи мәзһәбе буенча хатын-кыз имам була алмый, дип беләм. Ул мәкрүһ санала (дин тарафаннан кискен тыелмаган, ләкин җиңелчә читкә кагылган эш – Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге). Ни өчен дисәгез, хатын-кызның мең төрле мәшәкате бар, ул намаз укыганда баласы турында да, ире турында да, өй мәшәкатьләре турында да уйлый. Үзең өчен тулысынча җавап бирә алмыйча, кеше өчен ничек җавап тотасың ди?! Минем кыюлыгым җитмәс иде. Үзем дә имам була алмас идем, хатын-кыз артыннан басып намазын да укымас идем. Хатын-кызның болай да эшләре күп. Ир-атның вазифаларын үз өстенә алса, ул инде тулысынча хатын-кыз вазифаларын үти алмый дигән сүз: мәчетне дә карарга кирәк, җәмәгатьчелекнең төрле сорауларына җавап тә бирәсе – ул бөтен җаны-тәне белән шул эшкә бирелергә тиеш булачак", диде Азатлыкка Энҗе.

Әнҗе Гыйбадуллина

​Элекке елларда абыстайларның исем кушу, җеназа намазын уку кебек имам вазифаларын да башкаруларын студент кыз "чарасызлыктан, ирләр булмаганнан" дип саный һәм бүгенге көндә имамнар күп булганга хатын-кызларга имам булу кирәклеге юктыр, ди. Шәригать факультетында ул киләчәктә мәчет-мәдрәсәдә һәм үз балаларына дөрес тәрбия бирер өчен белем алган.

Дин һәм иҗтимагый эшләрдә тәҗрибәлерәк мөгаллимәләребезгә мөрәҗәгать иттек. Шул ук РИУда журналистика укыткан галимә Резеда Сафиуллина, Дания мәчете кебек күренеш Мөхлисә Бубый кебек хатын-кызлары булган татар милләте өчен ят әйбер түгел, ди.

Резеда Сафиуллина

"Татарлар Мөхлисә Бубыйны искә алырга ярата. Ул казый булганда гаилә, тәрбия һәм хатын-кызлар эшләрен дә башкарган. Даниядә дә шул ук хәл. Ул мәчеткә хатын-кызлар һәм балалар гына йөрсә – моның бер начарлыгын да күрмим. Намазда ирләр алдында басып торырга ярамый, калган эшләрне хатын-кыз башкара ала. Мөхлисә Бубыйга карагыз", диде безгә Резеда Сафиуллина.

Язучы, журналист, "Иң яхшы абыстай-2015" бәйгесендә җиңүче Вәсилә Рәхимова халыкка хакыйкатьләрне төшендерүдә хатын-кыз сүзе кирәк дип саный.​

Вәсилә Рәхимова

​"Дин-исламыбызда ир-атлар гына башкарырга тиешле вазифалар бар. Ул имамлык итү, җеназа намазы уку, гает намазларын укыту. Фикх гыйлеме буенча, бу вазифаларны хатын-кызлар башкара алмый. Шунлыктан, хатын-кыз имам була аламы, дигән сорауга җавап та килеп чыга. Инде ирләрнең хатын-кыз укыган вәгазьгә (гает намазларындагы, җомга намазларындагы вәгазьләрне кертмичә) мөнәсәбәтенә килгәндә, намаздан тыш, намаз беткәч дип әйтик, ислам хакында халыкка ирештерерлек сүзе була икән, нигә әле хатын-кыз да Аллаһ биргән бу гыйлемен өммәттәшләренә ирештермәсен, аңлатмасын? Карагыз әнә Валерия Пороховага! Меңләгән халыкны дөньяви уку йортларында, галим-зыялы халыкны сәгатьләр буена авызына каратып тота ала", диде Вәсилә ханым. Татар хатын-кызлары арасыннан ул Сәидә абыстай Аппакованы мисал итеп китерә.

"Һәрчак төрле аудитория каршында сөйләрлек, игътибарны җәлеп итәрлек сүзе була. Һәм аны күрше-тирә регионнарга да һәрчак чакырып, сөйләтеп торалар", диде Вәсилә ханым Азатлыкка.

Татар хатын-кызлары арасында тәрбия һәм укытуны гына түгел, мәчет салуның хуҗалык эшләрен үз өсләренә алучылар да бар. Ижауда Әнисә Закирова салдырган "Иман нуры" мәчете эшли. Татарстанның Кукмара районы Өркеш авылында Фәния Җәләлиева булдырган Гаилә мәчете бар. Уфада каз-үрдәк үстереп сатып шул акчага мәчет салган Мөнирә Байгилдина исә түрәләр белән аңлашылмаучанлык аркасында мәхкәмәләшергә мәҗбүр. "Мөнирә" мәчетен салучыдан 600 мең сумнан артык салым таләп ителә.