Татарстан татар һөнәрчеләренә ярдәм вәгъдә итә

Your browser doesn’t support HTML5

16 мартта Казанда башланып киткән Бөтенрусия татар авыл эшкуарлары җыены кысаларында умартачылар, балыкчылар, кул эшләре һәм аш-су осталарына багышланган аерым утырыш булды. Анда умартачыларга тәҗрибә алмашу, балыкчыларга белем дәрәҗәсен күтәрү, читтәге татар авылларында кул эшләре осталарына Татарстандагы сәнгатьчеләрнең эш алымнарына өйрәнү тәкъдим ителде. Азнакайдан килгән Фәридә Шәйдуллина чәкчәк, бавырсак һәм башка милли аш-суларның серләрен саклаучы буларак чакырылган иде. Ул мәртәбәле форумның Һөнәрчелек секциясенә килүчеләрне үзе әзерләп килгән бавырсак белән сыйлады.