19 март кичке тугызда Балтач үзәгендәгеләр бу тыныч район үзәге өчен гайре табигый вакыйганың шаһиты булды. Хакимият бинасы каршында дистәләгән автомобиль туктаган, дистәләгән кеше полиция хезмәткәрләре белән талаша. Балтач халкы әле дә бу күренешкә "автомобильчеләр бунты" дигән атама биреп, социаль челтәрләрдә шушы вакыйгага үз фикерләрен белдерә.
Шимбәдә дистәләгән автомобиль йөртүче бер-бер артлы йөрү тыелган юлга үтеп керә. ЮХИДИ хезмәткәрләре беренче баручыны – Вконтакте социаль челтәрендәге "Балтач халкы хәбәрләре" төркемен оештыручы Рафаэль Шакировны тоткарлыйлар, калган автомобиль йөртүчеләрнең кайберләре үтеп китә, кайберләре ЮХИДИ хезмәткәрләре янында үзләре туктый. ЮХИДИ хезмәткәрләре "хәрәкәт итү тыела" билгесен исәпкә алмаган Шакировка беркетмә төзиләр. Аннары аны "рөхсәтсез чара" уздыруда гаеплиләр, хулиганлыкта гаепләп, тоткарларга телиләр. Шакировның автомобилен алып китү өчен эвакуатор да чакырыла. Әмма автомобиль йөртүчеләр җыелышып тавыш чыгара, Шакировны яклап алып калалар.
"Егетләргә рәхмәт, мине яклап калдылар, полициягә бирмәделәр. Миңа бүген башкарма комитеттан да элемтәгә чыктылар, халыкны котыртуда, рөхсәтсез чара уздыруда гаеплиләр, террорист дип тә атамакчы булалар. Дүшәмбе көнне полициягә чакырдылар. Ябып куймакчылар. Мин шуны аңламыйм, минем гаебем нәрсәдә? Миңа прокурор үзе бу билгеләрнең канунсыз куелганын әйтте. Әгәр "кирпеч" астына керүдә гаеплиләр икән, штраф салсыннар, кайчаннан бирле "кирпеч" астына керү хулиганлык булып санала башлады әле ул?" ди Шакиров.
Балтач хакимиятеннән дә, полициядән дә әлеге хәлләргә карата бернинди аңлатмалар алып булмады. "Бунт"ның икенче көнендә, якшәмбе төштән соң полиция хезмәткәрләре хәрәкәт итүне тыючы билгеләргә кара пакет кидереп чыга. Әле бу яңалыкны автомобиль йөртүчеләр дә белеп бетерми күрәсең, күпләр, элекке гадәт буенча, Нариман урамына борыла. Рафаэль Шакиров бу күренешне җиңү дип бәяләде.
Аның сүзләренчә, дүшәмбе хакимияттә эшләүчеләрдән берәү Шакиров кибетенә кереп: "Без барыбер үз дигәнебезгә ирешәчәкбез, юлны берьяклы гына итәчәкбез", дип әйтеп чыгып киткән.
"Халык теләсә, үз дигәненә ирешә ала. Бары тик үз көчеңә ышанырга гына кирәк", ди ул.
Шакиров башта прокурор Абитовтан хакимиятләрнең Ленин урамын берьяклы гына йөрү мөмкинлеге белән калдыруга аңлатма бирүне таләп иткән була. Рафаэль сүзләренчә, прокурорның аңлатмасы бик гаҗәп була.
"Прокурор миңа тыючы билгеләрнең канунсыз куелуын әйтте. Безгә нишләргә дип сорагач, "әгәр дә сезне бу билгеләр өчен штрафка тартсалар, мин ЮХИДИның ул протоколларын мәхкәмә аша юкка чыгарам" диде ул. Шул сәбәпле, без – автомобиль йөртүчеләр, тыючы билгеләрне – "кирпечләр"не исәпкә алмыйча йөри башларга була дип аңладык", ди Шакиров.
Күпфатирлы йортлары берничә генә булса да, район үзәге шәһәр җирлеге дип санала. 2015 елның ноябрь аенда Балтачның башкарма комитеты башлыгы Ленин урамының бер өлешендә автомобиль хәрәкәтен бер яклы гына итү турында фәрман чыгара. Ленин урамы – Балтачның көнчыгышыннан көнбатышына таба сузылган бердәнбер урам. Бу фәрман чыкканнан соң, көнчыгыштан көнбатышка таба баручы автомобильләр хакимият бинасына җитәрәк "кирпеч" билгесенә төртелә һәм Ленин урамына параллель булган Нариман урамына борылып кереп, шактый зур "элмәк" ясарга тиеш булалар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров әлеге яңалык кертер алдыннан "Хезмәт" газетына бу хәлгә җайлашырга туры киләчәк, дип аңлатма да биргән булган. "Моңа халыкның җайлашуы кирәк. Үзәк аша йөри торган маршрут автобусы нишләр? Нариман урамына машиналар сыярмы? Эшмәкәрләр дә борчыла. Машина кую урыннары кибетләрдән ераклашкач, сатып алучылар кимемәсме? Нариман урамында элеккечә ике яклы хәрәкәт калачак. Биредә машиналар кую урыннары ясалды. Әмма әле алар җитәрлек күләмдә түгел, эш дәвам итәчәк", дигән Рамил Шакиров.
Бу карар Балтач халкында зур ризасызлык тудыра. Эш шунда – күп кенә кибетләр хакимият бинасы каршына урнашкан. "Хәрәкәт итү тыела" билгесе шушы сәүдә урыннарына автомобиль белән баруны кыенлаштыра – "Магнит", "Радик" кибетләренә килү өчен Нариман урамы аша әйләнергә кирәк булып чыга. Бу гына да түгел, берьяклы урамның ике ягына да "туктау тыела" дигән билгеләр дә куеп чыгалар. Шулай итеп, Нариман урамы аша урап килсәң дә, автомобилеңне кибет каршында калдыра алмыйсың булып чыга. Билгеле, бу яңалыкка халык ризасызлыгын белдерә, кибет хуҗалары да тавыш чыгара. Мәсәлән, "Радик" сәүдә йорты хуҗасы Асия Закирова әйтүенчә, бу билгеләр куелганнан соң сатып алучылар саны утыз процентка кимегән.
"Элек безнең кибетләргә Малмыж, Кукмарадан Арча ягына баручылар да туктый иде. Хәзер бу кешеләр бүтән кибетләргә керә. Хәзерге заманда берәү дә ике йөз метр читтә машинасын куеп, җәяү йөрми. Безнең хакимият Кукмарада, Арчада күреп кайткан да, Балтач хакимияте каршысында да берьяклы урам ясамакчы булган. Аларда бөтенләй башка күренеш бит, анда урам киң, туктар урыннар бар. Без бит авылда яшибез. Ленин урамы районның бер ягыннан икенче ягына сузылган бердәнбер урам, калган барлык урамнар да тупик белән бетә. Кризис вакытында сату болай да кимеде, нигә шундый әйбер уйлап чыгарырга?" ди ул.
"Элек кибеткә сатып алучылар электричкадан төшкән кебек керә иделәр, хәзер сәгатькә бер кеше керсә сөенәбез", ди калган эшмәкәрләр дә. Эшмәкәр Гөлнара Галиева сатып алучыларның җитмеш процентка кимүен әйтә.
"Кеше кибет каршына килеп туктаса, "ә" дигәнче полиция килеп җитә. Шуңа күрә беркем дә кибеткә керми, хәзер бөтен кешенең машина, башка җиргә баралар. Бөтен җирдә эшмәкәрләргә ярдәм диләр, минем ул ярдәмне беркайчан да күргәнем юк. Юлны бер генә юнәлештә иткәнче, башта автомобильләрне каян җибәрергә икәнен уйларга кирәк иде. Аның бит берьяклы урам ясау мөмкинлеге булса, сүз дә әйтмәс идең. Монда бит вариантлар юк. Нариман урамы ул бик тар, анда җәяүлеләр өчен юллар да юк, ике КамАЗ кара-каршы очрашса, тыгын барлыкка килә. Шунда күпме юл һәлакәте булды инде", дип сөйли Галиева.
Эшмәкәрләр мөрәҗәгать иткәч, быел 12 гыйнварда район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров фәрманына карата район прокуроры Зөфәр Абитов дәгъва белдерә. Дәгъвада Балтач башкарма комитетының бу карары ЮХИДИ белән килешеп эшләнмәгәне, урам схемасының кулдан гына ясалган булуы турында язылган. Прокурор башкарма комитет башлыгыннан Ленин урамының бер өлешен берьяклы итү турындагы фәрманны ун көн эчендә юкка чыгаруын таләп итә.
Башкарма комитет прокурорның карарын мәхкәмә аша кире дә какмый, әмма үтәми дә. Юлдагы тыючы билгеләрне беркем алмаса да, прокурор да шикаятен үтәүне таләп итми, башкарма комитет җитәкчесен җавапка тартмый. Шулай итеп, прокурор Абитов хакимияткә каршы "тешсезлеген" күрсәтә. "Әгәр прокурор кабул иткән документлар үтәлергә тиеш түгел икән, ул нигә аларны кабул итә", дигән сорау бирә балтачлар.