Дондагы Ростов шәһәрендә җәмәгатьчелек өлкәнең бердәнбер курчак театрын бинасыз калдыруга каршы чыкты. Театр урнашкан бина инкыйлабка кадәр рус православ чиркәвенеке булган, хәзер епархия үз мөлкәтен кире кайтаруны сорый. Шәһәр халкы “Өлкәдә 53 чиркәү, бары бер генә курчак театры, балалар өлешен тартып алырга оялмыйсызмы?” дигән эчтәлектәге шигарләр белән протест чаралары уздыруын дәвам итә.
16 апрельдә халык урамга чыкты. Makaronka арт-үзәгендә “Хурлык” (Позорище) атлы да чара үтте. Интернетта курчак театры бинасын православ епархиясенә тапшыруга каршы имза җыю бара. Петициягә берничә дистә мең кеше кул куйган да инде. Русия Дәүләт думасы 2010 елда “Дини оешмаларга дини милекне тапшыру турында” дигән канунны кабул итеп, чиркәүләргә Октябрь инкыйлабыннан соң тартып алынган милеген кире алырга мөмкинлек ачты.
Чынлап та, хәзер Ростов курчак театры урнашкан бина урынында ХХ гасырның беренче яртысында Благовещенье чиркәве торган. Аны 1909 елда Эллин хәйрия җәмгыяте акчасына ачканнар. Халык аны “грек чиркәве” дип атаган, чөнки ул Ростовның греклар күпләп яши торган районында урнашкан. Совет хакимияте вакытында чиркәүне ябып, бинада балалар техник станциясе ачалар. 1960 елларда бина сүтелә. 1967 еллар тирәсендә яңадан торгызылып, анда Ростов курчак театры үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Үзгәртеп кору башлангач, чиркәү курчак театры бинасын үзенеке диеп санап, милкенә дәгъва итәргә тотына. Алар белдергәнчә, бина элеккеге чиркәү нигезенә салынган. Бинаның күптән ремонт күрмәвен дә исәпкә алып, театрны яңа урынга күчерергә тәкъдим ителә.
Православлар үпкәләмәсен дип, тарихи чиркәү урынына алмашка яңа Благовещенье чиркәве дә төзеп бирәләр. Искесе урынына зур, яңа һәм матур чиркәү алганнан соң епархия тынычланыгра тиеш кебек югыйсә. Чынлап та, аның дәгъвалары бер вакыт тынып тора. Тик бераздан бинаны епархиягә кайтару турында тагын сүз йөри башлый. Шулай итеп, епархия үз таләпләреннән баш тартмаган очракта, курчак театры бинасы 2019 елның 30 октябреннән дә калмый чиркәүгә кайтарылырга тиеш була. Шәһәр халкының кискен каршы чыгуына карамастан, епархия әлегә үз ниятеннән баш тартырга җыенмый.
Мәсьәләнең икенче ягы да бар, һәм ул Ростовта яшәүче мөселманнарга кагыла. Эш шунда: театрга алмашка бирергә тәкъдим ителгән биналарның берсе – хәрби частнең элеккеге клубы бинасы. Ә бу бина кайчандыр мәчет булып хезмәт иткән. Кызыл Армия урамындагы клубны Ростов өлкәсе мәдәният министры Александр Резванов “вариантларның берсе” диде. Аталган урынның мәчет икәнлеген исенә төшергәч, түрә бик аптырады, моны беренче тапкыр ишетүен әйтеп, мәгълуматны тикшертәчәген белдерде. Кызыл Армия урамындагы бина, чынлап та, узган гасыр башыннан алып 60нчы елларга кадәр мәчет булган. Намазга монда йөзләгән кеше җыелган. Тәкъдим ителгән бинага күчерелгән очракта, курчак театры чиркәү белән булган хәлгә тагын калмасмы диеп кистереп әйтеп буламы?
Чиркәүне “коткару” хисабына мәчетне “корбан итү”не мөселман өммәте җитәкчеләре “болай гына калдырмыйбыз” дип вәгъдә бирә.
"Без болай гына тынычланмабыз, чөнки безнең бабаларыбыз бала килеш шушы мәчеткә йөргәннәрен әле дә хәтерли", дигән Ростов өлкәсе мөфтие Җәгъфәр Бикмаев җирле телеканалга бу турыда. 90нчы еллар башында мөселман җәмгыяте мәчет бинасын кайтарырга теләп, озак йөргән. Тик тарихи бина урынына мөселманнарга яңа мәчет төзеп бирүне кулайрак күргәннәр. Шулай да, дини милекне кайтару турындагы канун чиркәү өчен генә язылмаган, димәк, мөселманнарның да тарихи мәчет бинасына дәгъва итәргә тулы хокуклары бар.
Благовещенье чиркәвеннән аермалы буларак, Кызыл Армия урамындагы мәчетнең нигезе дә, диварлары да сакланган. Иман йорты 1906 елда ачылган. Соңрак аның тирәсендә хәрби бүлек барлыкка килгән. 1963 елда мәчетне япканнар, бинаны спорт залы, ә 70нче елларда, бераз үзгәртеп корып, солдат клубы итеп кулланганнар. Министр Резванов мәчет бинасын курчак театры өчен бик яраклы дип саный. Аның зур залы бар, керү бүлмәләре иркен, репитицияләр ясау өчен дә бүлмәләр җитәрлек. Өстәвенә, бина уңайлы урында урнашкан – транспорт белән килүе кыенлык тудырмаячак. Дөрес, театрны күчерү өчен аңа җитди төзекләндерү эшләре, бәлки үзгәртеп кору да таләп ителә. Ә менә бердәнбер курчак театры өчен яңа бина салырга өлкәдә планлаштырмыйлар. Сәбәбе – аңа яраклы урын юк. Министр аңлатканча, театр Ростов үзәгендә урнашырга тиеш. Ә үзәктә театр төзерлек буш урыннар юк.
Благовещенье чиркәвенә килгәндә, епархия аны яңадан торгызыга җыенмый. Оешманың пресс-сәркатибе Игорь Петровский белдергәнчә, бинада епархиянең социаль юнәлештә эшләүче бүлеге урнашачак, аннан тыш, телестудия, конференц-зал һәм иконалар саклау урыны булачак. Әйтергә кирәк, әле күптән түгел генә епархия үз карамагына өч катлы тегүчеләр училищесы бинасын алган булган. Тик анда епархия идарәсе урын аласы икән. Нигә ул бинага телестудия һәм калган хезмәтләрне дә сыйдырып булмый – аңлашылып бетми.
Халык “Врангель йорты” дип йөртелгән тарихи бина язмышын яхшы хәтерли. Атаклы ак генерал Петр Врангельның бала һәм үсмер чагы узган бу йортны 2006 елда хакимият Ростов епархиясенә бүләк итә. Православ оешмасы бинаны төзекләндерергә һәм анда музей белән мәгърифәт үзәге ачырга вәгъдә бирә. Тик “Врангель йорты”н аякка бастырырга епархиянең хәленнән килми. 2013 елда чиркәү бу тарихи объектны 9 млн сумга коммерция оешмасына сатып җибәрә.
Ростов курчак театры тирәсендәге вазгыять киеренке булып кала. Бер як та – епархия дә, бинаны аңа бирергә каршы булган активистлар да үз таләпләреннән баш тартырга җыенмый. Искә төшерсәк, Татарстан башкаласындагы “Әкият” курчак театрының совет чорында урнашкан бинасы да рус православ чиркәвенә кире кайтарылды. Чиркәү торгызылган һәм дин тоткан халыкка хезмәт итә. Ә театр, билгеле булганча, ерак түгел генә урнашкан хөкүмәт төзеп биргән зур иркен бинада эшли.