"Рус телле яшьләрнең дә Татар-дозор уенында катнашасы килә"

Your browser doesn’t support HTML5

17 апрель Казанның Бауман урамында “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында татарлыкны өйрәнүгә корылган чираттагы Татар-дозор уены үтте. Башка еллар белән чагыштырганда, быел татарча квестның мәйданы һәм катнашучылар саны өч тапкырга арткан. Казаннар да аларны елмаеп каршы алды.