Кырымда сөрген көнен искә алу: 10 ел элек һәм хәзер

1. 2006 ел, Акмәчет, Ленин мәйданы

Шәһәрнең үзәк мәйданы Акмәчеттә беркайчан да булмаган Ленин исемен йөртә. Кырымтатарлар җир бирүне таләп итә.

2. 2006 ел, Акмәчет, Ленин мәйданы

Депортация җыеннары догадан башлана. Сөрген ул өйләрдән куып чыгару гына түгел - бик күп кешенең үлеме дә. Украина депортацияне 2015 елда геноцид дип таныды, Русиягә әлегә кадәр танымады.

3. 2007 ел, Акмәчет, Ленин мәйданы

Татарлар авыл һәм шәһәрләргә тарихи кырымтатар исемнәрен кайтаруны таләп итә. Быел гына Украина хакимиятләре декоммунизация кануны кысаларында бу мәсьәләне кабул итте.

4. 2007 ел, Акмәчет, Киров урамы

Урам җыены алдыннан матәм йөреше. Милиция һәм халык урамнарны ябып йөреш оештыруны тыныч кабул итте.

5. 2008 ел, Акмәчет, Ленин мәйданы

Украина драма театры - халыкка мөрәҗәгать итү өчен иң яхшы урын. Руханиләр һәм кырымтатар сәясәтчеләре, Кырым җитәкчелеге.

6. 2008 ел, Акмәчет, Ленин мәйданы

Кырымтатар проблемаларын чишмәүне күпләр геноцидның дәвамы дип бәяләде, әмма тагын да авыррагы татарлары алда көтә әле.

7. 2009 ел, Акмәчет, Ленин мәйданы

Кырымтатар фаҗигасен украин милләтчеләре күтәреп ала. Артта кызыллы-каралы әләм. Кызагынчка, украиннар кырымтатарларны яклау эшендә соңга калды.

8. 2009 ел, Акмәчет, Ленин мәйданы

Депортацияне искә алу - берничә буынны берләштерүче көн. Вагоннарда сөрелгән өлкән яшьтәгеләр дә, ирекле Кырымда туган балалар да бу көнне матәм чарасына бергә чыга иде.

9. 2010 ел, Акмәчет, Ленин мәйданы

Украина хакимиятләре кырымтатарларның таләпләренә колак салган булса һәм татарларга автономия биргән булса - аннексия булмаган да булыр иде.

10. 2010 ел, Акмәчет, Ленин мәйданы

Кырымтатарлар совет чорында чыккан "дезертирлар" һәм "нациларга хезмәт итүчеләр" дигән сүзләрне кире кагып, матәм җыенына Советлар Берлеге геройлары - кырымтатарларның портретларын тотып чыкты.

11. 2011 ел, Акмәчет, Ленин мәйданы

Елдан ел матәм чарасында катнашучылар саны арта. Артта Романия әләме. Бу илгә Икенче дөнья сугышы вакытында дистәләгән мең кырымтатар китте.

12. 2011 ел, Акмәчет, Киров урамы

Матәм чарасында кырымтатарлар белән бергә башка милләт вәкилләре дә катнашты. Күршеләренең фаҗигасе турында белгән кешеләр татарлар белән бергә йөрешкә чыкты һәм депортацияне геноцид дип танырга чакырды.

13. 2012 ел, Акмәчет, Ленин мәйданы

Кырым милициясе һәм мәгълүмат чаралары беркайчан да урам җыенында ничә кеше катнашканын төгәл әйтә алмады, әмма фотографияләрдән сан яхшырак күренә.
 

14. 2012 ел, Акмәчет, Ленин мәйданы

Ул чактагы Мәҗлес рәисе һәм кырымтатар халкы җитәкчесе Мостафа Җәмилев халыкка мөрәҗәгать итә.

15. 2013 ел, Акмәчет, Ленин мәйданы

Кырымтатарлар депортацияне искә алып соңгы тапкыр җыелды.

16. 2013 ел, Акмәчет, Ленин мәйданы

Төшме - өнме? Русия әле Кырымга кермәгән, әмма кырымтатарлар куркыныч җилләрнең кайдан исүен белә.

17. 2014 ел, Ак-Мәчет авылы

Ике дистә елда беренче тапкыр кырымтатарларга Акмәчетнең Ленин мәйданында җыелырга рөхсәт бирелмәде. Баш өстендә боралак оча.

18. 2014 ел, Ак-Мәчет авылы

Матәм чарасына кеше барыбер күп килде. Украин әләмнәре генә юк - алар тыелган.

19. 2014 ел, Ак-Мәчет авылы

Яшьләр салкын, яңгырлы һавада да өлкәннәргә хөрмәт һәм рәхмәт белдерергә чыкты.

20. 2015 ел, Акмәчет, Салгира яр буе

Кырымдагы Русия хакимиятләре Акмәчет үзәгендә урам җыены уздырырга рөхсәт бирмәде. Кешеләр шәһәрнең төрле өлешләрендә аерым җыелды.

21. 2015 ел, Ялта, автовокзал

Депортацияне быел вокзалларда искә алдылар.

22. 2015 ел, Ак-Мәчет авылы

18 май машина йөрешенә чыгарга теләгән кырымтатарларны авылдан чыкканда ук полиция һәм люл хезмәте туктатты.

18 май - кырымтатарларга хакимиятләрнең мөнәсәбәтен билгеләүче көн. Украина 20 ел буена әллә ни ярдәм итмәсә дә, татарларга комачауламады да. Русия депортация һәм корбаннар истәлеген тулысынча юк итү юлына басты. Кырымтатар мәҗлесен "экстремистик" дип тыю - Кырымда 18 майны искә алуга нокта куярга мөмкин. Иң зур чаралар бүген Истанбул, Анкара, Измирда, Киевта һәм кырымтатарлар яшәгән башка шәһәрләрдә уза. Казанда депортация көнен ТИҮ активистлары искә алачак.