Төрки дәүләтләр галимнәренең "Бөек Дала" форумы ел саен уздырылачак

23-24 майда Астанада "Бөек Дала" дип аталган беренче һуманитар фәннәр форумы узды. Чарада Татарстан галимнәре дә катнашты.

Халыкара төрки академия оештырган "Бөек Дала" дип аталган беренче һуманитар фәннәр форумы төрки телле дәүләтләрнең мөстәкыйльлегенә 25 ел тулу һәм төрки язу көненә багышланды. Аның эшендә барлыгы 20 илдән милли академияләрнең, фәнни үзәкләрнең, югары уку йортларының җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре катнашты. Чарада Азәрбайҗан, АКШ, Британия, Германия, Кытай, Көньяк Корея, Русия, Төркия, Монголия, Япония һәм башка илләрнең дә вәкилләре бар иде.

Әлеге форумда галимнәр дүрт төркемгә бүленеп эшләде. Беренче төркем "Евразия киңлекләрендә гыйльми хезмәттәшлек һәм интеграция: заманча юллар эзләү" дип аталды.

Азәрбайҗан дәүләт икътисад университетының ректоры, төрки дөнья икътисадчылары берлегенең җитәкчесе Адаләт Мурадов үзенең чыгышын Евразия масштабында үзара багланышларны тирәнәйтүгә багышлады.

Үзара тауар алмашуны арттыру турында сүз алып барганда ул, халыкара сәүдә юлларын мисалга китереп, "Бөек ефәк юлын", "Тире-мех юлын", "Тәмләткечләр юлын" телгә алды. Аның фикеренчә, бүген 140 млн кеше яши торган, 4,8 млн кв.км. җирләрне берләштергән төрки республикалар бик зур потенциалга ия. Әйтик, дөньяда барлык нефть ятмаларның 3,5%, табигый газның - 6,9% алар өлешенә туры килгәнлекне күрсәтте. Шушы мөмкинлекләрне дөрес файдалану фәнни-тикшеренүне ничек кору, алып бару белән турыдан-туры бәйле дип белдерде ул. Мурадов ел саен 3 октябрьдә, "Төрки телле дәүләтләр хезмәттәшлеге" көнендә, шушы мәсьәләгә багышланган форум уздыру, төрки дәүләтләрдә икътисад мәсьәләләренә караган диссертацияләрнең каталогын һәм электрон базасын булдыру, бергәләп аналитик публикацияләр һәм хисаплар әзерләү кебек тәкъдимнәр белән чыкты.

Икенче төркемдә чыгышлар Йосыф Баласагынлының 1000 еллыгына багышланды һәм "Бөек дала цивилизациясе: гомум һәм үзенчәлекле яклар" дип аталды, аны АКШның Висконсин-Медисон университеты профессоры, Татарстан фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Юлай Шамилоглу алып барды.

Татарстан фәннәр академиясенең археология институты директоры Айрат Ситдыйков Татарстан археологлары фәнни тикшеренүләренең нәтиҗәләре, Кырымда, Әстерхан, Рязань, Ульян өлкәләрендә, Молдовада һәм башка җирләрдә алып барылган казу эшләрендә төрки дөнья тарихына кагылышлы ачышларга багышланган чыгышы галимнәр арасында зур кызыксыну уятты.

Өченче төркем Баку тюркология конгрессының 90 еллыгына багышланды. Биредә чыгышлар, нигездә, төрки халыкларның язу тарихына кагылышлы булды.

Дүртенче төркем Хуҗа Әхмәт Ясәвинең үлеменә 850 ел тулуга багышланган иде. Гаять бәхәсле чыгышларның берсе – Амстердам университеты профессоры Мараш Ласлоныкы булды, бу чыгышта маҗар теленең фин-угыр яки төрки телләрнең кайсына якынлыгы мәсьәләсе күтәрелде. Рәсми филологиядә кабул ителгән позицияне кире кагып, галим маҗар теленең төрки телләргә якынлыгын ассызыклау омтылышы ясады.

"Бөек Дала" форумы кысаларында Төрки телле дәүләтләр фәннәр академияләре берлегенең чираттагы утырышы узды. Анда уртак төрки тарих дәреслеген әзерләп тәмамлау, уртак төрки әдәбият дәреслеген эшләү мәсьәләләре дә каралды. Бүгенге көнгә төрки халыклар тарихы дәреслегенең проект варианты әзерләнеп беткән, төрле илләр галимнәренә тикшерү һәм фикер әйтү өчен таратылган. Төрки халыклар әдәбияты дәреслеге төзелешен килештерү бара. Утырышта бергәләшеп гыйльми форумнар-конференцияләр уздыру, уртак проектлар башкару мәсьәләсе дә тикшерелде.

Форум Халыкара төрки академиянең аерым оешмалар белән хезмәттәшлек хакындагы меморандумын имзалау белән тәмамланды. Икътисади хезмәттәшлекне оештыруның фәнни фонды (ECOSF), Русия фәннәр академиясенең Себер бүлгесендәге филология институты, АКШның Мичиган дәүләт университеты, Кытайдагы Синьцзян университетының Иннновацияләр менеджменты тикшеренүләр үзәге, Монголия фәннәр академиясенең Тарих һәм археология институты белән килешүләр имзаланды.

Дархан Кыдырали (с) һәм Дания Заһидуллина

24 май көнне Халыкара төрки академия президенты Дархан Кыдырали Татарстан фәннәр академиясенең баш гыйльми сәркатибе Дания Заһидуллина, археология институты директоры Айрат Ситдиков белән очрашты. Сүз Татарстан фәннәр академиясе һәм Халыкара төрки академия арасындагы уртак проектлар турында барды. Дархан әфәнде Татарстан галимнәрен август аенда Монголиядә узачак археологик экспедициядә катнашырга чакырды. 2017-2018 елларда бергәләп аерым фәнни конференцияләр уздыру турында да сүз барды. Галимҗан Ибраһимовның 130 еллык юбилеена кагылышлы чаралар, Казакъстанда бер яки ике томлык китабын бастыру, Казанда фәнни конференция уздыру хакында килешенде, бу юбилейның төрки халыклар өчен уртак вакыйга булуы ассызыкланды. Халыкара төрки академиядә 2017 елны Ибраһимов елы дип игълан итү мөмкинлеге турында фикер алышынды.