Омски өлкәсендә "Татар җыры" бәйгеләре даими рәвештә 1998 елдан бирле үткәрелеп килә. Бәйгеләр өлкә күләмендә оештырыла, 2004 елга кадәр ике елга бер мәртәбә уздырылып килсә, аннан соң өч елга бер була башлады. Быел "Татар җыры" бәйгесе өлкәдә сигезенче мәртәбә узды.
Төрки халыклар бәйрәме Нәүрүз, татар һәм башкорт халкының сабан туе, балалар җыр бәйгесе "Яңа йолдыз" һәм өлкәннәр өчен оештырыла торган татар җыры бәйгеләре кебек өлкә бюджетыннан финанслана торган күләмле чаралар Омски өлкәсендә өч елга бер мәртәбә, финанс кытлыгы сәбәпле уздырыла башланган иде. VII җыр бәйгесе уздырылганнан соң инде өч ел узды һәм быел VIII "Татар җыры" бәйгесен үткәрү вакыты өлкә бюджетының бөтенләй саеккан чагына туры килде. Җитмәсә, алда зур бәйрәм – Омски шәһәренең 300 еллык юбилее.
Узган елны искә төшерсәк, әлеге, өч елга бер үткәрелә торган бәйрәмнәрнең берсе – өлкә Сабантуе – бюджеттан финансланып бернинди проблемсыз шаулап-гөрләп бәйрәм ителгән иде. Быел "Татар җыры" бәйгесенә акча булдыруның чарасы башкача хәл ителде – җыр бәйрәме Омскида Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы грантына уздырылды. Грантны отучылар – 2007 елдан бирле Омски Сабантуйларын оештырып килүче "Мәдәният" өлкә милли-мәдәни мохтарияте.
"Татар җыры-2016" бәйгесенең сайлап алу турлары урыннарда үткәрелеп, видеоязмалар Дуслык йортына җибәрелгән иде. 20 май көнне барлык язмалар махсус жюри хөкеменә тәкъдим ителде. Хөкемдарлар соңгы фикерләр йомгаклау турында әйтелер дип язмалар әзерләп җибәргән барлык диярлек катнашучыларны йомгаклау турына үткәрделәр.
3 июнь көнне Дуслык йортында "Татар җыры" бәйгесенең йомгаклау өлеше булды. Өлкә үзәгеннән шактый ерак, төгәлерәк әйткәндә 200дән 600 чакрымга кадәр арада урнашкан авыл-районнардан килүче коллективлар Сабан туенда да катнаша алсын өчен бу көн махсус сайланган иде. Чөнки икенче көнне, ягъни 4 июньдә, шәһәр Сабан туе да үткәрелде. Шулай итеп, Омски өлкәсе татарлары ике көн үзара аралашып, тәҗрибә алышып, җырларын башкарып, уеннарда, ярышларда катнашып, бәйрәм рухында яшәде. Бәйрәмнәр Омскиның 300 еллыгына багышланды.
Өлкәнең VIII җыр бәйгесендә һәм Сабантуйның концерт програмында катнашучыларның саны 104 кеше булды. Үзешчәннәр Омскидан һәм өлкәнең Знаменка, Колосау, Муромцево, Седельниково, Тара, Тәбриз, Омски һәм Усть-Ишем районнарыннан килделәр. Бары тик өлкә үзәгенә иң якын урнашкан, анысы да 200 чакрым, Большеречье районы Үләнкүл авылыннан "Наза" ансамбле килә алмады – транспорт табылмаган, диделәр оештыручылар.
Кызыклы хәлләр дә булмый калмаган – 773 татар яшәгән Знаменка районының Кәчүк авылында күптән түгел, 2014 елның август аенда гына оешып, беренче мәртәбә зур сәхнәгә чыгарга җыенган «Верность» төркеменең Омскига юллары маҗаралы булган. Чөнки быелгы су басулар бу авылга да кагылган.
Җитәкчеләре Елена Демьянова сүзләренә караганда, авылларыннан бары тик көймәдә генә чыгарга мөмкин, район үзәгенә 10 чакрым араны да көймәдә генә үтә алалар. Паромнары да эшләми. Омскига барасы көнне дә паром эшләмәгән, Кәчүк авылы үзешчәннәренә – сигез хатын-кыздан торган "Верность" төркеменә – көймәләрдә йөзеп чыгарга туры килгән. Омскига кадәр калган 351 чакрым араны инде автобуста килгәннәр.
"Верность" ханымнары район җыр конкурсында катнашып, уңышка да ирешергә өлгергәннәр, "Балалар" дигән җыр башкарып I дәрәҗәле дипломга ия булганнар. Бу бәйгедә "Верность" төркеменә кыюлык өчен дип бүләк тапшырылды.
"Татар җыры-2016" бәйгесендә җырчылар ике – "Ялгыз башкаручылар" һәм "Җыр коллективлары" номинацияләренә бүленеп ярыштылар. Яшь буенча бүлеп тормадылар, 16 яшь һәм өлкәнрәкләр дип кенә куйдылар. Нәтиҗәләренә килгәндә - "Ялгыз башкаручылар" номинациясендә Усть-Ишем җырчысы Гөлсафига Матвеева беренче урын яулады. Икенче урынга "Умырзая" җырчысы Рима Баратова лаек булды, өченче урын Омски районы Пушкино авылы клубы үзешчәне Денис Сигановка бирелде.
"Җыр коллективлары" номинациясендә беренче урынга "Умырзая" халык ансамбленең "Идел" җыр төркеме лаек булды. Икенче урынны Тара районы Олы Уыш авылы клубының "Дуслык" халык ансамбле яулады. Өченче урында Колосау районы "Мәхәббәт" халык ансамбленең «Миләш» җыр төркеме булды.Шулай итеп, 18 ялгыз башкаручы һәм 13 җыр коллективының башкару осталыгы билгеләнде.
Ә башкару осталыгы Омски өлкәсе һәвәскәрләрендә елдан-елга, бәйгедән-бәйгегә үсә бара. Бу хакта жюри рәисе, Русиянең атказанган мәдәният эшлеклесе Виктор Закиров та мактау сүзләре әйтеп үтте.
Икенче көнне "Татар җыры-2016" бәйгесенең барлык катнашучылары Омскида быел унынчы мәртәбә үткәрелгән Сабан туе сәхнәсендә булдылар. Бәйрәм Иртеш буенда, "Яшел утрау" ял паркындабарды.
Халкыбызның милли бәйрәме традиция буенча дога белән башланды. Халыкны Себер ягы мөселманнары диния идарәсе мөфтие Зөлкарнәй хәзрәт Шакирҗанов сәламләде. Рәсмиләрдән Омски өлкә хакимияте рәисе урынбасары Владимир Компанейщиков чыгыш ясады, бу бәйрәмнәрне югары дәрәжәдә үткәрергә мөмкинлек тудыручы милли-мәдәни оешмаларга рәхмәтләремне белдерәм, мондый бәйрәмнәр барлык милләтләрнең үзара дус, тыныч, аңлашып яшәвен күрсәтә, диде ул.
Бәйрәмнең концерт програмы Казан кунаклары чыгышы белән башланды. Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликованы халык дәррәү кул чабып каршылады, скрипкачы Иркә Асланова, җырчы Альберт Гафуров чыгышларын җылы каршы алды, Кемерово кунагы Валерий Гарифуллин дәртле биюләре белән алкышлар яулады.
Беррәттән Сабан туе уеннары, төрле ярышлар барды. Көрәш, көянтә-чиләк, кашыкка салган йомырка белән, капчык киеп йөгерүләр, аркан тарту, баганага менү, чүлмәк вату кебек һәм башка уеннарда халык актив катнашты. Балалар өчен аерым мәйданчыклар да оештырылган иде.Халык кичкә кадәр бәйрәм итте. Кичен яшьләр өчен аерым програм әзерләнгән иде. Гомум алганда, Омски Сабан туе күркәм, матур, спиртлы эчемлекләрсез, тыныч үтте. Матди ягы күпсанлы иганәчеләр ярдәме белән хәл ителде.