Китапны Русия фәннәр академиясенең фәнни хезмәткәре Ренат Беккин язучы Әлмира Таһирҗанова белән бергә язган. Китап тарихи юл күрсәткеч рәвешендә әзерләнгән.
Беккин әйткәнчә, әлеге китап өч бүлектән тора һәм Петербурда яшәгән шәхесләр тормышы, Ленинград өлкәсендәге тарихи урыннар белән таныштыра. Китап бер мең тираж белән чыккан. Хәзер аны "Смена"да сатып алырга була.
Ренат Беккин узган елның 25 декабренә кадәр Казан федераль университетында көнчыгышны һәм исламны өйрәнү кафедрасын җитәкләгән иде.
Беккин чыгышыннан кыскача өзекләр тәкъдим итәбез.
Татар рестораннары турында
Петербурда татар рестораннары хәзерге стандартларга күрә хәләл булмаган, ләкин люкс дәрәҗәсендә саналган. Аларда хәмер сатылган. Хуҗалары Петербурда танылган эшлеклеләр булган.
Зиратлар турында
Мөселман зиратлары - шәһәрдә мөселманнарның күпләп яшәве, шәһәр тормышында зур урын алып торуына иң зур ишарә. Китапта моңа зур урын бирелә.
"Килмешәкләр" турында
Петербур мөселманнарын килмешәкләр дип атау мине (китап авторын - ред.) гел борчый. Мөселманнар булмаса, бу шәһәр башка булыр иде. Алар Петербур үсешенә зур өлеш керткән. Шәһәр тарихына гына түгел, Русия тарихына кагылышлы бик күп мөселман исеме бар.
Петербур мөселманнарының милләте турында
ХХ гасырга кадәр мөселман өммәтенең зур өлешен татарлар тәшкил иткән. Алар да төрле төркемнәргә бүленгән. XIX гасырда мишәр, Нижгар татарлары булса, совет чорында Мордовия, Пенза өлкәсеннән чыгучылар төп рольне уйнаган. Хәзер исә Урта Азия һәм Кавказлар күпчелекне тәшкил итә.
Дини аермалар турында
Петербур мөселманнары Казанныкыннан аерылган. Казандагылар төрле мәсьәләләрдә консерватив карашлы булган, Петербурлар исә Көнбатышка күбрәк яраклашкан. Мәсәлән, Петербурда бик күп касыйм татары официант булып эшләгән. Алар үзләре хәмер эчмәсәләр дә, кунакларга салып биргәннәр. Казанда исә бу еш күренеш булмас иде.