Казан төрмәсе тоткыны анда җәберләнүе турында видеомөрәҗәгать чыгарды

Дмитрий Чурихин

9 июньдә интернетта Казанның 19нчы колониясе тоткыны Дмитрий Чурихинның видеомөрәҗәгате чыкты. Чурихин төрмәдә аңа карата җәберләүләр, канун бозулар, шикаятьләрен кабул итмәү турында сөйли. Җәзага тарту федерал хезмәтенең Татарстан бүлеге белдергәнчә, тоткын шулай итеп "төрмә хезмәткәрләренә" тәэсир итәргә тели.

Әлеге гауга Татарстан иҗтимагый күзәтү комиссиясенең элекке әгъзасы Владимир Рубашный интернетка тоткыннарны кыйнау видеосын куйгач купты. Ул видеода 19нчы колония хезмәткәрләре тоткыннарны тезеп сәбәпсез аларга суга. Чурихин ул видеоларны аныкы дип белдерә.

1 июньдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе 3нче колониянең тәрбия эшләре бүлеге башлыгы Нәзил Гайнатуллинның кулга алынуын хәбәр итте. Ул 19нчы колониядә тоткыннарны кыйнауда шикләнелә.

Җәзага тарту федерал хезмәтенең Татарстан бүлегенең эчке куркынычсызлык бүлеге башлыгы Рамил Габидин 9 июнь матбугат очрашуында, төрмәләрдә инде күп еллар көч кулланылмый, видеокадрлар электән калган, ләкин күптән түгел интернетка куелган булырга мөмкин дип белдерде. Аның сүзләренчә, видеода тоткыннарга суккан хезмәткәрләр бүгенге көндә төрмәдә эшләми. Чурихин исә үзенең видеомөрәҗәгатендә аларның һаман да колониядә хезмәт куюын әйтә.

"Алар хәзер мине үтерергә генә телиләр. Менә 17 мартта үтерергә теләделәр, кемдер мине агулады, ләкин моны теркәмәделәр, наркотик кулланган дип күрсәтергә тырыштылар", ди видеода Чурихин.

Җәзага тарту федерал хезмәтенең Татарстан бүлегенең матбугат хезмәте белдергәнчә, Дмитрий Чурихинга март аенда шартлы рәвештә алдан азат ителү кире кагылды, ә аның 26 сәгатьлек видеотасмалары бар. "Алар ярдәмендә ул төрмә хезмәткәрләренә шартлы рәвештә алдан азат ителү өчен тәэсир ясарга тырышырга мөмкин", дигән идарәнең сүзләрен Казанский репортер китерә.

Тикшерү комитеты белдергәнчә, тоткыннарны кыйнау җинаять эшен тикшерү дәвамында әлеге видеомөрәҗәгать тә җентекләп тикшереләчәк һәм тиешле процессуаль нәтиҗәләр чыгарылачак.