Һәр атнаның дүшәмбесендә үтә торган җыелышларның соңгысында Казан мэры Илсур Метшин Әби-патшага һәйкәлне кую өчен "әйдәгез, шәһәрдә яшәүчеләр белән киңәшик әле, кайда кую яхшырак булыр икән", дип белдерде. Мэр сүзләренчә, Кабан күле яр буйларын үзгәртү концепциясе киңлекләре зур, Бишбалта (Адмиралтийство) бистәсе дә бар.
Метшин киңәшмә вакытында Әби-патшага һәйкәл бәйгесенә йомгак ясарга боерды. Шул ук вакытта ул оештыручыларга киләчәктә һәйкәл кую эшенә керешкәндә, аның кайда фаразланганын төгәлрәк күрсәтү кирәклеген дә ассызыклады.
"Һәйкәл кую идеясе зур шау-шу тудырды, без төрле фикерләр ишеттек, алар арасында Кабан буена куюга кискен каршы килүчеләр дә бар. Һәйкәлне Иске татар бистәсенә кую турында беркайчан да сүз булмады. Без мөфтиятнең дә, башка иҗтимагый оешмаларның да һәм һәйкәл куюга битараф булмаганның да фикерләрен ишеттек", ди Метшин.
Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева сүзләренчә, бу атнада һәйкәл проектларын кабул итү төгәлләнәчәк. Бәйгедә катнашырга теләк белдергән 14 эш арасыннан унысы килгән. Җәмәмгатьчелек фикерен тыңлаулар кайчан һәм кайда үтәчәге хәбәр ителми.
Бөтендөнья татар яшләре форумы 5 майда "Әби-патша самодержавия һәм изү, хокуксызлык чоры – крепостное правоның чәчәк атуының чагылышы булып тора" дип белдереп җәмәгатьчелек фикерен өйрәнеп нәтиҗәләр ясаганга кадәр бәйгене туктатып торырга чакырып хат язган иде.
Бәйге башлангач җәмәгатьчелектә генә түгел, ә галимнәр арасында да Татарстанда патшаларга һәйкәл кую белән мавыкмаска чакыручылар булды. Тарих институтының яңа тарих бүлеге башлыгы, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин Азатлыкка Әби-патшаның татар-мөселманнарны үз максатында куллану өчен генә аларга ташламалар ясарга мәҗбүр булуы турында сөйләгән иде.