Әйтергә курыкмыйм

Булды бу, җәмәгать. Булдырдык. Башта Кырым дөньяны кап икегә бүлде. Туган белән туган, таныш-белеш, дуслар үз фикерен яклап, талашып, аерылышып бетте. Аннары Украинадагы вазгыять тагын шушы ук хәлне кабатлады. Хәзер менә украин журналисты Анастасия Мельниченко интернет кулланучыларны кабат икегә бүлде дә куйды. Ул башлап җибәргән #ЯнеБоюсьСказати акциясенә кушылып, җенси көчләү кичергән хатын-кызлар үз тарихын сөйли. Әлеге һэштег белән татар телле интернет кулланучылар тарихы күренмәсә дә, бу акция турында һәркем үз фикерен белдереп калырга ашыга.

Ир-ат язган комментарларда хатын-кыз гаепләнсә, хатын-кыз, киресенчә, гаепне ир-атка өя. Бүген "көчләүләрдә хатын-кыз үзе гаепле", "киенеп йөресеннәр" дигәнрәк берничә ир-ат фикерен укыдым. Имеш, ярым-ялангач йөриләр дә, аннары җенси яктан нәфесләнгән ир кичен, караңгы почмакта теләсә кайсы хатын-кызны көчли, көчле затның табигате шундый.

Угрылык өчен мөселман илләрендә кулларын кисүләрен беләбез. Шуңа анда урлашмыйлар. Күрше бакчасында кызарып пешкән алмаларны урлаучы кешене гаепләр урынына, бүген без бакча хуҗасын гаепләмәкчебез бит. Бакчасын яхшы итеп саклыйсы булган, алмаларын яшеребрәк, каплабрак куярга кирәк булган димәкчебез. Ымсындырып торгач, алманы кем дә алыр дип угрыны жәллибез дә хәтта. Әлеге угры үз бакчабызга төшкәнче генә икәнен онытабыз шикелле. Ә кыз/хатын/баланың яшьлеген, хыялларын урлаучы кешегә нинди ләгънәт сүзләре җиткерәсе?

Көчләнгәннәрне гаепләргә тырышып, без хайвани нәфесен тыя алмаучыларны акларга маташабыз.