Башкортстанның югары уку йортларындагы татар бүлекләре ел саен урыннарын кыскартып килә. Башкорт дәүләт университетының Бөре бүлеге (элекке Бөре педагогия институты) берничә ел элек татар бүлегенә кеше җыя алмау сәбәпле, кабул итүне туктаткан иде. Ул бүлекчәдә башкача татар белгечлеге әзерләнмәячәк. Калган уку йортларындагы вазгыятьне белү өчен без кафедра җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттек.
Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Алмаз Шәйхулов:
“Узган елда без көндезге бүлеккә – 10, читтән торып уку бүлегенә 11 кеше кабул иткән идек. Быел көндезге бүлеккә шул ук кадәр, читтән торып уку бүлегенә бер кешегә кимрәк кабул итәбез. Көндезге 10 урынга бүгенге көндә 23 гариза алынган. Ягъни конкурс бар. Читтән торып уку бүлегенә әлегә конкурс азрак. Ләкин гаризаларның читтән торып уку бүлегенә 17 августка кадәр кабул ителүен искә алганда, әлегә вакыт бар. Читтән торып уку бүлегенә керү өчен Бердәм дәүләт имтиханнары бирү кирәкми. Көллият, хәтта училище дипломнары белән килеп, бездә белгечлек буенча имтихан бирү дә җитә. Ә менә алдагы елда урыннар кыскаруы ихтимал”.
Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт педагогия университетының татар кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов:
“Узган елны көндезге һәм читтән торып уку бүлекләренә 10ар студент кабул иткән идек. Быел саннар шул кадәр калды. Көндезге бүлеккә бер урынга – 2, читтән торып уку бүлегенә 3,3 кеше дәгъва итә. Әлеге вакытта читтән торып уку бүлегенә өстәмә тагын 5 кешене алу турында сөйләшүләр бара. Магистратурага һәр бүлеккә 5әр кеше ала идек. Алдагы елда аны ике тапкырга арттырырга ышандыралар.”
Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсе татар-чуаш кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Илсур Мансуров:
“Көндезге бүлеккә кабул итү узган елдагыча калды.12 кеше кабул итәбез. Читтән торып укуга элек 18 кеше кабул итсәк, быел бу сан 15кә калды. Болар бар да татар белгечлегенә түгел. Чуаш һәм татарларга бергә бирелгән урыннар. Аларның саны абитуриентларның балларына бәйле. Ягъни кайсы милләтнең күпме булуы аларның уку нәтиҗәләре буенча. Әлегә һәр бүлеккә бер урынга ике кешедән артыграк абитуриент дәгъва итә. Быел читтән торып татар-инглиз бүлегенә дә кеше җыеп карарга булдык. Ул түләүле булачак.”
Агымдагы елда татар бүлекләренә кабул итү бик сүлпән башланган иде. Кеше җыя алмаган очракта бүлекләр кыскартыла яки ябыла. Башкортстан дәүләт университетының читтән торып уку бүлеге баштагы атналарда гаризалар булмау сәбәпле шундый куркыныч хәлдә калган иде. Инде гаризалар килә башлаган.
Шулай да алдагы елда кыскартулар булуы шиксез. Башкорт дәүләт университетына алдагы елга Мәскәүдән килгән планга ярашлы, филология, башкорт филологиясе һәм роман-герман телләре факультетлары берләштереләчәк. Кабул итү күләмен дә өчтән бергә киметү фаразлана. Мәктәпләрдә татар телен укыту елдан-ел кимеп баруын искә алганда, киләчәктә филологларның бер генә югары уку йортында әзерләнүе ихтимал.
Һәр уку йортында да түләүле бүлекләр бар һәм аларга кабул итү чикләнмәгән. Татар белгечлеге буенча түләп укучылар ел да берничә кешедән артмый. Ягъни татар белгечлегенең дәрәҗәсе төшүгә бара.