Нурания апа Биктимерова: "Татар бистәсе матур, ләкин рухы юк"
Your browser doesn’t support HTML5
Иске Татар бистәсендә туып үскән Нурания Биктимерова узган якшәмбедә Казанда үткән Печән базарында үзе хәтерләгән бистә тарихын сөйләде. Азатлык белән әңгәмәдә: "Бистә үзгәрде, төзекләндерелде, ләкин әвәлге матурлыгы, рухы юк. Хәзерге яңартылган йортларда яшәүчеләр белән аралашып булмый", диде ул.