Истанбулда этноспорт фестивале үтте

Этноспорт фестивалендә кырымтатар чатыры

Фестивальдә атта чабып сөңге һәм ук ату бәйгеләре, ат акробатикасы, милли көрәш төрләре һәм традицион балалар уеннары күрсәтелде.

Истанбулның Күчүкчәкмәҗә районында традицион спорт төрләрен җанландыру максаты белән оештырылган Этноспорт мәдәният фестивале үтте. Чараны Дөнья этноспорт конфедерациясе рәисе, Төркия президенты улы Билал Эрдоган ачып җибәрде. Аның сүзләренә караганда, “икенче планга этелгән милләтләрнең яңадан аякка басулары өчен онытылып барган традицион спорт төрләрен торгызырга кирәк”. “Мәдәни тигезсезлек, гаделсезлек һәр милләт үз кыйммәтләрен бәйсез рәвештә генә тормышка ашыра алса гына юкка чыга алачак”, диде Билал Эрдоган.

Этноспорт фестивалендә төрки халыклар вәкилләре үз чатырларын корды

​Фестивальдә атта чабып сөңге һәм ук ату бәйгеләре, ат акробатикасы, милли көрәш төрләре һәм традицион балалар уеннары күрсәтелде. Чарада төрки дөньясының төрле оешмалары чатырлар корып үз мәдәни үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен кунакларга танытты.

Кырымтатарлар чатырында исә психиатрия хастаханәсенә ябылган Милли мәҗлес әгъзасы Илми Умеров һәм берничә ай элек югалган Эрвин Ибраһимов турында мәгълүмат та бар иде.​

Кырымтатар чатырында югалган Эрвин Ибраһимов "милли көрәштә катнашкан яшьләребез системлы рәвештә үтерелә" сүзләре белән искә алына

Фестиваль 28 августта танылган ногай чәчәне Арсланбәк Солтанбәков думбыра концерты белән тәмамланды.