Фестиваль беренче тапкыр үткәрелде һәм Зөя шәһәр-утравында уздырылуы юкка гына түгел. Әлеге җир православ диненә тарихи яктан бик якын.
Катнашучылар арасында Татарстанның Әлмәт, Алабуга, Кукмара районы Чүрәй авылыннан килүчеләр, Самара өлкәсе Назаровка авылыннан килгән төркем һәм керәшеннәр арасында “уникаль” дип йөртелгән Чиләбе өлкәсе Нугайбәк төбәгеннән килгән “Гомер” ансамбле. Соңгылары 45 ел дәвамында керәшен халкына хас булган гореф-гадәтләрне, мәдәниятне сәхнәләштерә. “Нугайбәк әбекәйләре” әйтүенчә, алар 45 ел элек җырлый башлаган җырларны бүгенге көндә яшь төркемнәр башкара.
Чараның алып баручысы, Татарстан Яңа гасыр телевидениесенең “Манзара” тапшыруын алып баручы Илдар Кыямов шундый фестивальләр ешрак булсын иде дигән теләк белдерде. “Керәшеннәрнең мәдәнияте татар мәдәниятенең әле исламга кадәр булган катламнарын консервацияләп саклап бүгенге көнгә хәтле җиткерә алган. Шуның өчен дә ул татар-мөселман мәдәниятенә әһәмиятле. Көрәшен җырларын тыңлап торып, аларның кабатланмас үзенчәлекле булуын аңлыйбыз. Бу җырлар күңелдә әйтә алмаслык хис уята. Һәм тагын да сөендергәне – биредә керәшен балалары булуы. Алар шушы җырларны ишетеп сеңдереп үсәчәк, калебенә салачак һәм алар беркайчан да мөселманнарга карата начар сүз әйтмәс. Ул балалар яхшы кешеләр булып җитешерләр, чөнки ата-бабасының мирасын белгән кеше һәрвакыт изге юлда була”, ди Илдар Кыямов.
Сәхнәдә чыгыш ясаучы төркемнәр җыелган халыкны, искән салкын җилдән араларга теләгәндәй, үгетләп биергә чакырды. Сәхнә артында утырган артистлар кат-кат өске киемнәрен киеп чыгышларын көтеп утырдылар.