Казанда Корбан бәйрәме
Your browser doesn’t support HTML5
Татарстан башкаласында төп Корбан гаете намазы Кол Шәриф мәчетендә укылды. Анда республика президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин да булды, күпчелек журналистлар кертелмәде, халыкның керүе дә чикләнде, мәчетне дистәләгән полиция чорнап алды. Намаздан соң корбан чалу башланды.