Чаллының Рамазан мәчетендә Корбан гаете

Your browser doesn’t support HTML5

Иртәнге биштә Чаллының Рамазан мәчетенә халык җыела башлаган иде инде. Мәчетнең ир-атлар ягы тулы иде, 80ләп кеше килде, хәтта кайберәүләр, урын булмаулыктан, уку бүлмәсендә урнашырга мәҗбүр булды. Бәйрәм намазын укыр алдыннан мәчетнең имам-хатыйбы Фәрһәд Гайфуллин гает, сөннәт белән корбан чалу һәм бәйрәм намазын уку тәртибе турында җәмәгатькә сөйләде.