Орелда Явыз Иванга һәйкәл куюны мәхкәмә карары белән вакытлыча тыйдылар

Һәйкәл 16 сентябрьдә куелырга тиеш иде. Мәхкәмәнең ахыргы карары булмый торып Явыз Иванга һәйкәл куелмаячак.

Орел шәһәренең Заводской район мәхкәмәсе шәһәр хакимияте һәм шәһәр башлыгының Явыз Иванга һәйкәл куярга тырышуын дөрес түгел дип белдерүченең шикаятен тикшерә башлады. Мәхкәмә карары билгеле булганчы һәйкәлне кую тыелды, дип хәбәр итә мәхкәмәнең мәгълумат хезмәте.

Шәһәр җитәкчеләре Русия патшасының сынын федераль дәрәҗәдә сакланучы объект җирлегендә – “Магистрат бинасы” дип аталган тарихи һәм мәдәни урында урнаштырырга тели.

“Шикаять бирүче әлеге хәлне Орел шәһәрендә сәнгать объектларын урнаштыру кагыйдәләрен бозу булып чыга, дип саный. Ул шәһәр хакимиятенең гамәлләрен Русия кануннарына каршы килүен тануны сорый”, - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Орел өлкәсе губернаторы Вадим Потомский өлкә үзәгендә Явыз Иванга һәйкәл куярга күптәннән хыяллана. Истәлекле билгене 3 нче августта куярга тиешләр иде, тик шәһәр халкы каршы чыгып пикет уздырды. Чараны 16 нчы сентябрьгә күчерделәр, әмма, хәзер инде аңлашылганча, мәхкәмә карарын көтәргә мәҗбүрләр.

450 ел элек әлеге шәһәр Явыз Иван фәрманы белән булдырылган һәм һәйкәл шул хөрмәттән куелырга тиеш иде. Әммә җирле халык балалар театры янында әлеге һәйкәлне куюга каршы чыкты. Шәһәрне яклаучы Виктор Панков “Һәйкәлләрне көчләп куймыйлар” дигән шигарь белән ялгыз пикетка да чыккан иде. Аңа теләктәшлек белдереп тагын берничә кеше кушылган иде. Театр җитәкчесе Александр Михайлов та һәйкәл әлеге мәйданда торырга тиеш түгел дип саный.

Сынчылар Русия империясе чорында да Явыз Иванга һәйкәл ясарга шикләнгән. Шулай ук XX гасырда да бу эшкә алынучы булмаган.

Соңгы вакытта Русиядә патшаларга һәйкәл кую белән мавыгулар артты. Казанда Әби-патшага һәйкәл куюга бер төркем җәмәгатьчелек каршы чыгудан соң, шәһәр мэры Илсур Метшин бу мәсьәләдә шәһәр халкы белән киңәшү кирәк дип танырга мәҗбүр булды.