Мостафа Җәмилев Вашингтонда Кырым мәсьәләсен күтәрде

Мостафа Җәмилев Вашингтонда Украина илчелегендә

Украина бәйсезлегенең 25 еллыгы уңаеннан Вашингтонда Украина чит ил министрлыгы оештырган очрашуларда кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Мостафа Җәмилев тә катнашып дипломатларны Мәскәүгә каршы чикләүләрне дәвам итәргә һәм көчәйтергә чакырды.

Украинаның бәйсезлек көне уңаеннан "Украина Вашингтонда - 2016" дип аталган чараларда катнашу өчен кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Мостафа Җәмилев 12 сентябрьдә Вашингтонга килде. Ул 13 сентябрьдә Украина илчелегендә илнең бәйсезлегенең 25 еллыгы уңаеннан уздырылган чарада катнашты һәм биредә күп кенә илчеләр, дипломатлар белән күреште.

Җәмилев шул ук көнне Кушма Штатларның Тынычлык институтында Русиянең Кырымны аннексияләве һәм Кырымны кире кайтарыр өчен чикләүләрне дәвам итәргә кирәклеге турында чыгыш ясады.

Кушма штатларның тынычлык институтында

Җәмилев шулай ук Вашингтондагы Америка Конгрессы бинасында “Украинага - 25. Азатлык өчен көрәштә җиңеп” чарасы кысаларында узган “21 гасыр харитасын яңадан сызу: Кырым эше” дигән җыелышта катнашты. Америка дипломатлары һәм Конгрессның кайбер әгъзалары белән очрашуда Русиянең агрессив сәясәте, Кырымны басып алуы һәм анда яшәгән кешеләрнең хокуклары бозылу турында фикерләрен җиткерде.

Җәмилев Капитолийда чыгыш ясый

Җәмилев шулай ук Вашингтонда 15 сентябрьдә “Путинга каршы торуда Украина халкына ярдәм һәм яңа киләчәкне төзү” исемле форумда катнашты. “Русиягә каршы чикләүләр арттырылырга тиеш. Һәм моны агрессор илнең Украинага үз суверен җирлеген кайтарганчы эшләргә кирәк”, диде ул биредә.

Җәмилев бары тик Көнбатышның көчле чикләүләре генә Путинны Кырым турында сөйләшүләр алып барырга мәҗбүр итә алачак ди.

Шулай ук Җәмилев Кырымны азат итү мәсьәләсе турында фикерләшү өчен халыкара платформа булдыру кирәк дип саный. Чөнки “Мински килешүләре кысаларындагы сөйләшүләр генә Украинаның суверенитетын һәм бербөтенлеген торгызу проблемын хәл итә алмый”, дип ассызыклый ул.