Татарстанда чиркәү "яндыручылар" эше мәхкәмәдә карала башлый

Алар террорчылык берлеге оештыруда, анда катнашуда, терактлар ясауда һәм башкада гаепләнә. Әлеге мөселманнарның күбесе көч структуралары тарафыннан газаплауларга дучар булган иде.

“Чистай җәмәгате” террочылык төркеменә карата җинаять эше Русия Идел буе бүлгесе хәрби мәхкәмәсенә юлланган. Бу хакта Русиянең баш прокуратурасы сайтында белдерелә.

38 яшьлек Марат Сабиров, 32 яшьлек Рафаэль Зарипов, 38 яшьлек Айрат Ситдыйков, 36 яшьлек Алмаз Галиев, 25 яшьлек Михаил Мартьянов, 29 яшьлек Руслан Гафуров, 39 яшьлек Җәүдәт Ганиев, 29 яшьлек Станислав Трофимчик һәм 53 яшьлек Рамил Абитов террорчылык берлеге оештыруда, анда катнашуда, терактлар ясауда, террорлык гамәлләре кылуга өндәүдә, канунсыз рәвештә утлы корал әзерләүдә һәм икътисади җинаятьләр кылуда гаепләнә.

Тикшерү белдерүенчә, 2012 елдан алып 2013 елның августына кадәр Миңгалиев белән Сабиров җәмгать оештырганнар һәм анда аларның танышлары кергән. Шулай ук тикшерү 2013 елның ноябрендә алар Түбән Кама Нефтехимга кулдан ясалган реактив снарядлар җибәргән, Чистайда чиркәүләргә һәм Яңа Чишмә районы Ленино авылында гыйбадәтханәгә ут төрткәннәр дип бара.

Монна тыш гаепләнүчеләр Сабиров һәм Ситдыйков җинаять оешмасын финаслау өчен тимер җыю белән дә шөгыльләнгән, диелә. Канунсыз эшмәкәрлектән кергән табыш 8 млн сумнан арткан. Баш прокуратура сайты язуынча, җинаятьтә гаепләнүчеләр аның бер өлешенә күчемсез милек, "Газель" йөк машинасы һәм үлчәү алган.

Тентү вакытында гаепләнүчеләрдән 8 берәмлек утлы ату коралы, хәрби кирәк-яраклар, шартлаткыч матдәләр һәм корылмалар алынган, диелә.

2014 елда Чиастайда уздырылган махсус чара барышында төркемнең оештыручысы Рәис Мингалиев һәм аның бер төркемдәше юк ителән иде.

Террорда гаепләнүчеләр үз гаепләрен танымаган, барысы да сак астына алынган.

Билгеле булганча, Чистай мөселманнарына карата Түбән Камада кулланылган газаплаулар күпләрне тетрәндергән иде. Үз гаебен танысын өчен 33 яшьлек Алмаз Галиевның җенси әгъзасы киселүе турында мәгълүм булгач, хокук саклау оешмаларында ул аны үзе эшләгән дип акландылар. 29 яшьлек Рафаил Зариповның әтисе Ракыйп Зарипов Азатлыкка улының хәлсез рәвештә идәндә ятканын сөйләгән иде.

“Адвокат күргәндә ул хәрәкәтләнә алмаган, үз көче белән ятакка ята алмаган. Тәне гематомалар белән капланган, умыртка сөягенә, җенси әгъзаларына зыян килгән, сидек куыгы шартлаган”, диде ул.

Татарстанда чиркәүләр яндыру нигезендә ачылган җинаять эше белән бәйле ике мөселманга карата мәхкәмә утырышлары 2014 елда узган иде. Мөселманның берсе – Илнур Садтаровны ике елга, Рушан Хөснетдиновны өч елга ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарылды.