Рәхимов Хәмитовка: "Әр-Рәхим" мәчете төзелешен бергәләп финанслыйк
Your browser doesn’t support HTML5
"Урал" хәйрия вакыфы рәисе Мортаза Рәхимов Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовка ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Уфаның Салават Юлаев проспектындагы "Әр-Рәхим" мәчете төзелешен финанслауны август аенда туктаткан "Урал" җитәкчесе төзелешне алга таба хөкүмәт белән берлектә финанслауны тәкъдим итә.