Казанда чиркәү чарасына җыелган керәшеннәр татар булуларын кире какты

Your browser doesn’t support HTML5

Казан православ рухани семинариясендә узган “Хәзерге заман шартларында балаларга һәм яшьләргә рухи белем бирү һәм тәрбияләү” исемле корылтайда керәшеннәргә багышланган “Пастырское окормление кряшенского населения” дигән секция утырышы да узды. 1 октябрьдә Урыс православ чиркәве оештырган бу чарада күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе – керәшеннәр татарлар белән бәйлеме, әллә алар аерым милләтме? Катнашучылар бердәм тавыш белән “керәшеннәр татарлар түгел” дип әйтте.