Өч төн узгач, карт Майор йоклаган килеш вафат булды. Аның гәүдәсен алма бакчасы янында җирләделәр.
Бу вакыйга мартның нәкъ башына туры килгән иде. Киләсе өч ай дәвамында исә утарда яшерен әзерлек эшләре барды. Майорның дәртле нотыгы утарның акыллырак хайваннарын тормышка бөтенләй яңача карарга мәҗбүр итте. Майор фараз иткән Баш күтәрүнең кайчан кузгаласы аларга нәмәгълүм булса да, бу вакыйга үзләре исән чакта булыр дип уйламасалар да, һәрберсе Баш күтәрүгә әзерлекне үз бурычы дип санады. Башкаларны аң-белемгә өйрәтү һәм көрәшкә юнәлтү эше, аңлашыла ки, хайваннарның иң акыллысы дип танылган дуңгызларга йөкләнде. Дуңгызлар арасында, Джонс әфәнде сату өчен үстергән ике яшь ата – Сноуболл белән Наполеон башкалардан аерылып тора иде. Наполеон зур, усал дип әйтерлек кыяфәтле Беркшир чучкасы иде, утарда аннан кала башка беркширлар юк та инде. Ул аз сүзле, ләкин үзенекен туры эшли торган булуы белән данлыклы. Сноуболл исә Наполеонга караганда терерәк, теле-телгә йокмый торган һәм кирәк нәрсәне тиз уйлап табуга сәләтле дуңгыз иде, әмма холкы ул кадәр җитди түгел. Утардагы башка барлык ата дуңгызлар әле япь-яшь бала гына иде. Алар арасында иң күренеп йөргән бер симезен Чыелдык диләр, ул йомры битле, гел мелек-мелек килгән күзле, тиз-тиз хәрәкәтләнүчән һәм ачы тавышлы бер дуңгыз баласы. Чыелдык искиткеч сүз остасы иде, ниндидер катлаулы бер мәсьәлә турында фикер алышканда, бәхәсләшкәндә ул бер яктан икенче якка чаба, аның нәни койрыгы гел селкенеп тора, бу исә аның сүзләрен тагын да абруйлырак итә иде сыман. Кайберәүләр исә Чыелдык караны да акка әверелдерергә сәләтле дип сөйли иде.
Бу өч дуңгыз, карт Майор сөйләгәннәрне эшкәртеп, төгәл бер карашлар системасы төзеделәр һәм аны хайванизм дип атадылар. Атнаның берничә төнендә, Джонс әфәнде йокыга китү белән, амбарда узган яшерен җыеннарында алар башкаларга хайванизмның төп нигезләрен аңлаттылар. Дөрес, баштарак аларга тупас ахмаклык һәм битарафлык белән очрашырга туры килде. Кемнәрдер үзләре “Хуҗа” дип атаган мистер Джонсларына карата тугрылык сакларга кирәклеген әйтеп, “Мистер Джонс безне ашата. Ул булмаса, без ачтан үләчәкбез”, дигән җыен юк-бар сүзләр сөйләде. Ә кайберәүләр исә: “Без үлгәч булачак хәлләр турында ник без кайгырырга тиеш соң?” яки “Әгәр Баш күтәрү барып чыкмаса, безнең аның хакына эшләвебездән ни мәгънә бар соң?” – диләр иде. Бу сүзләрнең хайванизм рухына каршы килүен аңлату өчен дуңгызлар аз көч түкмәде. Ә инде иң ахмак сорауны Молли исемле ак бия бирде. Сноуболлга беренче соравында менә нәрсә әйтте ул: “Баш күтәрүдән соң шикәр булачакмы?”.
– Юк, – диде Сноуболл, үз-үзенә каты ышанган дуңгыз тавышы белән. – Без бу утарда шикәр җитештерергә җыенмыйбыз. Өстәвенә, син аннан башка да яши аласың. Сиңа солы белән печән дә җитәчәк.
– Ә ялыма тасмалар бәйләргә рөхсәт булырмы соң? – сорады Молли.
– Иптәш, – диде аңа Сноуболл, – син шулкадәр яратырга өлгергән бу тасмалар, алар чынлыкта коллык символы. Ничек син аңлый алмыйсың, азатлык бит әллә нинди тасмачыклардан да кадерлерәк нәрсә!
Молли килешкәндәй булды, ләкин аның барыбер үз фикерендә калганы йөзенә чыккан иде.
Муса исемле кулга ияләштерелгән карга тараткан ялганны кире кагу өчен, дуңгызларга күбрәк көч түгәргә туры килде. Мистер Джонсның бер яраткан җан иясе булган бу Муса гайбәтче һәм сүз таратучы иде, шул ук вакытта аның теле телгә дә йокмый иде. Ул, имеш хайваннар үлгәч барып эләгә торган Шикәр иле дигән гаҗәеп дәүләт барлыгы турында сүз таратып йөрде. Ул каядыр күкләрдә урнашкан икән, дип сөйли иде Муса, – болытлар артында. Шикәр илендә атнаның җиде көнендә дә якшәмбе, тукранбашның иң тәмле чагы ел буе бара, ә туракланган шикәр белән җитен түпе куак өстендә үсә икән. Берни эшләмичә, тик сөйләнеп йөргән Мусаны утар әһелләре күрә алмый иде, әмма шулай да кайберәүләр Шикәр иленә ышанганга күрә, дуңгызларга, бу урынның юклыгын башкаларга исбатлау өчен дә шактый күп тырышырга кирәк булды.
Чиксез тугрылыклары белән исә ике йөк аты, Кловер белән Боксер аерылып тора иде. Фикерләү процессы алар өчен шактый авырлык тудырса да, дуңгызларны инде мәңгегә үзләренә остаз итеп таныган Кловер белән Боксер алар әйткән һәрнәрсәне сеңдереп бардылар һәм боларны башка хайваннарга да өйрәттеләр. Амбарда узган бер җыелышны да калдырмадылар һәм җыеннны тәмамлап җырлана торган “Англия маллары”н беренче булып сузып җибәрә иделәр.
Баш күтәрү, инде хәзер аңлашылганча, көтелгән вакыттан күпкә иртәрәк булган булып чыкты. Аның шулай җиңел үтәсен беркем дә күз алдына китерә алмаган иде. Үз вакытында Джонс әфәнде, гәрчә холкы шактый кырыс булса да, яхшы гына фермер иде, әмма соңрак аның эшләре шактый начар бара башлады. Мәхкәмә артыннан чабып бик күп акчасын туздыргач, ул утар эшләре белән кызыксынуын калдырды һәм һәр көнне эчә башлады. Ул көннәр буе кухнясындагы сиртмәле кәнәфиендә җәелеп, газеталар актара, шешәгә үрелә һәм вакыт-вакыт Мусаны сырада чылатылган ипи кисәкләре белән ашата иде. Аның эшчеләре инде эшсез тик ятып, теләсә кайдагы һәр нәрсәне өйләренә ташый башладылар, басуларны чүп басты, койма-читәннәрдә зур-зур тишекләр хасил булды, хайваннарны исә еш кына ашатырга да оныталар иде.
Июнь җитте, басулар уракка әзер иде инде. Җәй уртасы көне алдыннан, ә бу исә шимбәгә туры килде, Джонс әфәнде Уиллингдонга барып, “Кызыл аю”да шулкадәр лыкынган ки, хәтта өенә якшәмбенең төшке ашында гына кайтып җитте. Сыерларны иртә таңнан саугач, ялчы эшчеләр, малларны ашату турында да онытып, куян тотарга киттеләр. Джонс исә, кайту белән кунак бүлмәсендәге караватка ауды һәм, чыраен газета белән каплап, йокыга чумды. Шулай итеп, утар әһелләре кичкә кадәр ач калды. Ахыр чиктә, аларның да сабырлыгына нокта куелды. Бер сыерның мөгезләре белән ашлык бурасы ишеген бәреп чыгаруы булды, азык сакланган бүлмә мал-туар белән тулды. Нәкъ шул мизгелдә мистер Джонс та уянды. Икенче мизгелдә инде ул һәм дүрт ялчысы, вакыйга урынына барып җитеп, кулларына тоткан чыбырткылары белән әле монда, әле тегендә сугалар иде. Ачтан ялыккан хайваннарның сабырлыгы бетте. Алар барысы берьюлы үзләрен газаплаган хуҗаларга томырылды. Кинәт кенә Джонс та, башкалар да, үзләрен бөтен яктан да төрткәләнгән һәм сугылганнарын аңладылар. Инициатива кулдан ычкынган иде инде. Хуҗаларның әле беркайчан да бу дәрәҗәдә котырган маллар белән очрашканы булмады, һәм алар гадәттә битараф бер явызлык белән мөгамәлә кылган җан ияләренең кинәт шундый усаллык белән котыруы, аларны хуштан җуйдырырлык итеп куркытты. Алар инде җанны саклау кайгысы гына калганын аңлап, тизрәк таерга тырыштылар. Берничә минут соңра аларның бишесе дә, ашыга-ашыга, олы юлга таба илткән сукмакка чыктылар, ә якынлашып килгән җиңүләренә сөенгән хайваннар аларны эзәрлекли килде.
Джонс ханым, бүлмә тәрәзәсеннән карап, ихатадагы хәлләрне күргәч, кул астына эләккән нәрсәләрне тиз генә чемоданына тутырды да, арткы ишектән чыгып, утарын ташлап калдырды. Муса утыргыч баганасыннан кузгалып каты гына каркылдый-каркылдый Миссис артыннан иярде. Хайваннар исә Джонс һәм аның ялчылары артыннан куып, авыр капка ябылганчы чаптылар. Шул рәвешле, алар үзләре ни булганын аңларга өлгергәнче, Баш күтәрү тәмамланды: Джонс куылды, һәм “Утар” хайваннар кулына күчте.
Беренче минутларда хайваннар үзләренең нинди уңышка ирешкәннәрен аңлап та җиткермәделәр кебек. Иң әүвәл алар утарның чикләрен йөгереп карап чыктылар һәм кеше заты качып калмаганмы-юкмы икәненә инандылар; аннары, Джонсның коточкыч хакимлегеннән калган соңгы эзләрне дә юкка чыгарырга теләп, яңадан утарга кайттылар. Дирбияләр сакланган сарайның ишеге ватып ачылды; авызлык, йөгәннәр, Джонс дуңгыз һәм бәрәннәрне печкән куркыныч пычаклар – һәрберсе ишегалдына чыгарып атылды. Дилбегәләр, нукта, дагалар – хайван затын кимсетүче бу җайланмаларның һәммәсе ишегалдында яндырып җибәрелгән учакка очты. Камчы-чыбырткылар да шул ук язмышка дучар ителде. Аларның ничек януын күргән һәр хайван шатлыгыннан үрле-кырлы сикерде. Сноуболл әле тагын базар көннәрендә атларның койрык һәм ялларына бәйләнгән тасмаларны да учакка атты.
– Тасмалар, – диде дуңгыз, – кием-салым ул, ягъни адәм затларының бер хасияте дип танылырга тиеш. Шуңа барлык хайваннарга да шәрә йөрү кирәк.
Моны ишетеп Боксер гадәттә җәй көннәрендә колакларын кигәвеннән саклау өчен кия торган салам эшләпәсен салып төшерде һәм сөенеп аны утка атты.
Хайваннарга Джонс әфәндене хәтерләткән бар нәрсәне дә җимереп чыгу өчен озак вакыт кирәк булмады. Шуннан соң Наполеон аларны амбарга алып керде һәм һәр хайванга ике порция азык бирде, ә этләргә моннан тыш икешәр бисквит та салды. Аннары алар гаҗәеп дәрәҗәдә илһамланып җиде тапкыр “Англия малларын” җырладылар һәм төнгә хәзерләнделәр. Йокыларының бу кадәр тәмле булганы юк иде әле.
Гадәттәгечә иртә таң белән уянгач, алар кичәге горур җиңүләрен искә төшерде һәм барысы бергә көтүлеккә ашыкты. Көтүлеккә якын гына урында утарның күпчелек биләмәләре күренеп торган калкулык бар иде. Иртәнге чиста яктылык астында хайваннар калкулыкка менде һәм тирә-якны күзәтте. Әйе, хәзер бу аларның милке иде – күзеңә күренә алган һәр нәрсә бары аларныкы гына иде! Бу ачышларыннан таң калган хайваннар сөенечләреннән йөгерә, бии һәм сикерә башладылар. Алар иртәнге чыкта шудылар, тамакларын җәйге баллы үлән белән тутырдылар, йомшак кара җирне актардылар һәм аның йөрәкләрне җилкендергеч хуш тәме белән рәхәтләнделәр. Аннары, биләмәләрен өйрәнеп, алар бөтен утарны әйләнеп чыктылар, басуларына, көтүлекләренә, бакча, күл һәм агачлыкка сокланып, ни әйтергә дә белмәделәр. Күрәсең, аларның моңарчы бөтен бу байлыкны күргәннәре дә булмаган, һәм хәзер алар бөтен бу нәрсәнең бары аларныкы гына булуына ышанып бетә алмыйлар иде.
Аннан алар абзарларына кире кайттылар һәм ишеге ачык калган утар йорты каршында катып калдылар. Хәзер ул да аларныкы булса да, анда керергә әле куркыта иде. Бер минут тирәсе көтеп торгач, Сноуболл белән Наполеон ишекне киң итеп ачтылар һәм хайваннар әйберләргә кагылырга да куркып акрын гына эчкә керделәр. Аяк очларында гына басып алар бүлмәдән бүлмәгә узды. Ялгыш кына пышылдарга да курыккан хайваннар үзләрен уратып алган бу гаҗәеп байлыкка шаккатты: ул мамык мендәрләр, көзгеләр, ат ялыннан софа, Брюссель паласлары, хәтта кунак бүлмәсендә патшабикә Викториянең элгеч өстенә кадерләп куелган литографиясе бар иде өйдә.
Хайваннар инде баскыч буйлап төшеп килгәндә, Моллиның югалуын белделәр. Кире борылып килгәч, бер йокы бүлмәсендә таптылар аны. Молли миссис Джонсның бизәнү өстәленнән зәңгәр тасма табып, шуны җилкәсе өстеннән япкан да, көзгедән үзен карап тора иде. Барлык хайваннар да бертавыштан аны орыштылар, аннары барысы бергәләп бу бүлмәдән чыгып киттеләр. Аш бүлмәсендә эленеп торган берничә дуңгыз ботын җирләр өчен алып чыктылар, ә буфетта Боксер тоягы белән сыра мичкәсен тиште – башка бар нәрсә дә элеккечә калды. Бу утарны музей итеп калдырырга килешенде. Барысы да, бу бүлмәләрдә хайваннар яшәргә тиеш түгел дигән фикергә килде.
Иртәнге аштан соң Сноуболл белән Наполеон янә бөтен хайваннарны җыйды.
– Иптәшләр, – диде Сноуболл, – инде алтынчы ярты җиткән, безне авыр эш көне көтә. Бүген без урак эшен башлыйбыз. Ләкин аңа кадәр без бер нәрсә эшләргә тиеш...
Һәм дуңгызлар кайчандыр мистер Джонсның балалары кулланган, ә аннан ни өчендер чүплеккә ыргытылган иске язу дәфтәрләренә карап, соңгы өч ай эчендә укырга һәм язарга өйрәнүләрен хәбәр иттеләр. Наполеон кемнедер ак һәм кара буяу банкалары артыннан җибәрде дә, үзе олы юл белән утарны тоташтырган капкага таба юнәлде. Аннары Сноуболл (әйе, Сноуболл үзе, чөнки ул иң матур язучы иде) аеры тояклары белән пумаланы тотты да, капканың өске такталарындагы "Утар" язуын буяп куеп, өстенә "Мал утары" дип язып куйды. Хәзер утарның исеме шундый булырга тиеш иде. Шуннан соң алар биналар янына кайтты, монда Наполеон белән Сноуболл китерткән, инде олы амбарның арткы диварына терәтелгән баскыч тора иде. Алар аңлатканча, укый-язу өйрәнеп мәшгуль булган соңгы өч айда алар, дуңгызлар, хайванизмның җиде нигезен яза алганнар икән. Хәзер бу җиде нигезне диварга язып калдыруларын, анда язылган кагыйдәләргә утардагы барлык хайваннарның да буйсынырга тиешлеген әйттеләр алар. Бераз авыррак булса да (дуңгызга баскычтан килеп төшмәү авыргарак төшә икән), Сноуболл өскә үк менде һәм эшкә кереште; берничә такта астарак Чыелдык буяу банкасы тотып тора иде. Изге кагыйдәләр майланган караңгы диварга утыз метрдан ук күренеп торырлык эре ак хәрефләр белән язылды. Менә нәрсә диелгән иде анда:
Җиде кагыйдә
- Ике аягында йөргән һәркем – дошман.
- Дүрт аягында йөргән яки канаты булган һәркем – дус.
- Хайваннар кием-салым кими.
- Хайваннар караватта йокламый.
- Хайваннар алкоголь кулланмый.
- Бер хайван башка хайванны үтерә алмый.
- Барлык хайваннар да тигез.
Барысы да бик пөхтә язылды. Дөрес, “дус” урынында “дсу” килеп чыкты, ә “с”ларның берсе икенче якка борылды, әмма гомумән алганда барысы да бик дөрес иде. Җыелганнар ни язылганны күңелләренә бикләсен өчен, Сноуболл изге кагыйдәләрне кычкырып укып чыкты. Барысы да моның белән килешүләрен белдереп баш какты, ә иң зирәк акыллылары шунда ук бу кагыйдәләрне ятларга кереште.
– Ә хәзер, иптәшләр, – диде Сноуболл, пумаласын читкә атып, – уракка! Быелгы уңышны Джонс һәм аның колларыннан тизрәк җыю сезнең өчен намус бурычы булсын!
Ләкин бу мәлдә инде күптәннән әле бер аяктан икенчесенә басып, оялыбрак торган өч сыер кычкырып мөгрәргә тотындылар. Аларны инде бер тәүлек буе саумаганга, өчесенең дә имиләре авырта иде. Бераз уйлап торгач, дуңгызлар чиләкләр китерттеләр һәм бик оста гына сыерларны саудылар, чөнки дуңгыз тояклары махсус бу максат өчен ярашлы булып чыкты. Тиздән биш чиләк куе майлы сөт белән тулды, моны күзәтеп торган хайваннар сөткә бик кызыгып карап калды.
– Ә сөт белән нишлибез соң, – дип сорады кемдер.
– Джонс аны кайчак безнең тагаракларга сала иде, – диде бер тавык.
– Сөт турында уйлар чак мени, иптәшләр! – дип кычкырып җибәрде Наполеон, үзе белән чиләкләрне каплап. – Аның турында кайгыртырлар. Уңыш – менә иң мөһиме шул. Иптәш Сноуболл сезне озатыр. Мин берничә минуттан сезгә иярермен. Алга, иптәшләр! Урак көтми ул!
Һәм хайваннар басуга юнәлделәләр, анда уңыш җыюга керештеләр, ә кичен абзарларына кайткач, сөтнең каядыр югалганын күрделәр.
Айдар Шәйхин тәрҗемәсе
“Тәрҗемәханә” бүлегендәге язмаларда тәрҗемә авторларының стиль үзенчәлекләре саклана