Быел башкаладагы Республика көне уңаеннан бәйрәм чаралары узган төп мәйдан – Ватан этнопаркы булды. Моңа кадәр ул Уфа хакимияте каршындагы Ленин мәйданында үтә иде. Этнопаркта “Бәйрәм белән, республикам!” исемле чара узды. Ул “Тамыр” студиясендә шөгыльләнгән балалар концерты белән ачылды.
Балалардан соң мәйданда җырчылар, биючеләр чыгыш ясады. Чыгышлар татар, башкорт, урыс һәм башка телләрдә булды. Сәнгать әһелләре берсе килеп, берсе китеп бер-бер артлы алышынып торды. Тамашалар бер вакытка гына билгеләнмәве сәбәпле, тамаша кылучы уфалар да килеп-китеп торды. Нәтиҗәдә мәйданда халык алышынып торгач, бәйрәм итүчеләр бик аз күренде. Этнопаркта җиде тирмә куелган иде. Аларда милли киемнәр, милли курчаклар, кул эшләре, башкорт балы һәм башка күргәзмәләр белән танышырга, аларны сатып алырга була иде.
Ватан мәйданында “Ачык китапханә” эшләде. Ул тактадан җыелган бер бүлмәле бинадан гыйбарәт иде. Анда китап киштәләре урнаштырылган, утырыр өчен эскәмияләр, мендәрчекләр куелган иде. Ләкин анда китап укып утыручылар күренмәде. Халык танышыр өчен генә берәм-сәрәм кереп-чыгып торды. Китап киштәләрендә бер генә башкорт һәм татар китабы да юк иде.
Бәйрәм чаралары башкаланың башка мәйданнарында да оештырылды. Сергей Аксаков паркында “Чәчкә ат, республикам!” дигән чара үтте. Анда шулай ук халык та, тамаша күрсәтергә килгән сәнгать әһелләре дә бик аз булды.
“Первомайский” ял һәм мәдәният паркында “Туган ягым – Башкортстан!” дигән чара, Нефтехимиклар паркында “Мин яратам туган якларны”, Иван Якутов паркында “Республикам – гөлләмә!” дигән чаралар узды. Салават Юлаев мәйданында спортчылар чыгыш ясады. Шунда ук ГТО нормаларын тапшыру оештырылды. “Акбузат” ипподромында Башкортстан республикасы чемпионнары һәм Урал-Батыр кубогына ат ярышлары узды.
Башка еллардан аермалы буларак быел Республика көнендә салют булмады. Моны башкала хакимияте җитәкчесе Ирек Ялалов республика һәм илнең икътисади хәле һәм чарага халыкның елдан-ел аз йөрүе белән аңлатты. Аңа караганда, биш ел элек республика көненә салют карарга 60 мең кеше җыелса, узган ел 12 мең генә булган. Ирек Ялалов бер елга дүрт тапкыр салют оештыру күпкә китә дип исәпли.
Башкортстан парламенты җитәкчесе Константин Толкачев та бәйрәм алдыннан аны хуплау белдергән иде. Ул: ”Җилгә акча очыра торган вазгыять түгел. Бәйрәм табыннары оештырылмаячак. Чараларга акча бүлү каралмаган, ул максималь тыйнак узарга тиеш”, – дип белдерде. Быел бәйрәм шулай зур чараларсыз, салютсыз, җыйнак һәм тыйнак оештырылды.
Быелгы чарада моңа кадәр булмаган ике башлангыч – республика музейларын бушка карау мөмкинлеге тудырылды. Тимер юл вокзалында пассажирларны бәйрәм белән котлап, өлкән яшьтәгеләргә бүләкләр тапшырылды.
Республика көне уңаеннан тантаналы җыелыш 6 октябрь үк узган иде. Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов республика халкына бәйрәм котлавын шул тантанада ирештерде. 10 октябрь Башкортстанның тәүге президенты Мортаза Рәхимов та республика халкына бәйрәм котлавы күндерде.
Республика көне алдыннан ел саен Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге һәм республика хөкүмәтенең журналистларга Шәһит Ходайбирдин премиясе тапшырыла. Быел Салават Юлаев исемендәге әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге бүләк Нестеров музее җитәкчесе Айрат Терегулов, Башкорт опера һәм балет театры артистлары Гөлсинә Мәүлекасова һәм Илдар Маннаповка тапшырылды. Язучылар арасыннан бер кешегә дә бирелмәде, төп көрәш Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, күренекле драматург Наил Гаетбай һәм республика парламенты рәисе урынбасары, шагыйрә Йомабикә Ильясова арасында барды. Рәсми булмаган чыганаклар көндәшләрне халык һәм хакимият вәкилләре көрәше дип бәяләде. Хакимият бу ике төп көндәшченең берсен дә аермаска булган.
Шәһит Ходайбирдин премиясе өч журналистка бирелде. Алар өчесе дә башкорт милләтеннән. Дәгъва итүчеләр арасында күп еллар “Кызыл таң” гәзизетендә эшләгән журналист, шулай ук татар яшьләренең “Өмет” гәзите хәбәрчесе дә бар иде.