Татарстан Югары мәхкәмәсе Чаллыда икетеллелек турында карарны үз көчендә калдырды

Чаллы музее керешендәге язу

Татарстан Югары мәхкәмәсе Чаллы мәхкәмәсенең шәһәр музее диварына һәм музей түбәсе корылмасына зур итеп урысча гына язулар, татарча язмау республикадагы икетеллелек канунын бозмый дигән карарын гамәлдә калдырды.

Шикаять бирүче Мөнир Ситдыйков Азатлыкка "шулай буласы алдан ук билгеле иде инде", дип белдерде. "Чираттагы адым - кассация мәхкәмәсе булачак, Европа кеше хокукларын яклау мәхкәмәсенә кадәр барып җитәргә исәп бар," ди Ситдыйков.

Мөнир Ситдыйков

Мөнир Ситдыйков һәм аны яклаучылар Татарстан президентына да мөрәҗәгать юллаган булганнар. Ләкин аннан да яклау тапмаганнар. "25 ел эчендә унышар елга исәпләнгән татар телен саклау програмнары булдырылды. Күпме акчалар бүленеп бирелде, җаваплы кешеләр билгеләнде. Ә икетеллелек мәсьәләсе һаман да чишелә алмый", ди Ситдыйков.

Чаллы музее түбәсендәге язу

Мөнир Ситдыйков шәһәр музее диварындагы һәм музей түбәсе корылмасына зур итеп урысча гына язуларга каршылык белдереп, мәхкәмәгә шикаят белдергән иде.

Чаллы хөкемдары Роберт Камалов әлеге шикаятьне һәм дәгъваларны кире какты. Әмма Чаллы активистлары бу юнәлештә эшне туктатырга җыенмый. Алар мондый мәхкәмәләрдә аерым бер кешенең генә җиңеп чыгу мөмкинлеге юк дип Татар телен яклау комитеты төзеде һәм аны рәсми теркәү эшләре белән йөри.

Җәмәгатьчелек тә, татар активистлары да, белгечләр дә республикада татар һәм урыс телләренең тигез кулланылмавын һәрвакыт белдереп килә. Казанда татар теленең кулланылышы 5% кына тәшкил итә, калганы – урыс һәм чит телләр. Дәүләт оешмалары телләр турындагы канунга азмы-күпме буйсына, ә Татарcтандагы федераль оешмаларының күп очракта татар теленә исе китми. Бу – Татарстан социологлары ясаган нәтиҗә.

Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман җитәкчелегендәге проект нигезендә республикада парклар, скверлар һәм яр буйлары төзекләндерелә, әмма татар теленең дөньяда барлыгы бөтенләй диярлек исәпкә алынмый. Барлык язулар һәм элмә такталар да урысча гына языла.