Төп чаралар быел башкаланың Ленин урамындагы Дәүләт концертлар залы каршындагы мәйданда оештырылды. Шунда ук республикадагы милли-мәдәни үзәкләрнең тирмәләре дә куелган иде. Татар, башкорт, чуаш, мари халыкларының тирмәләрендә милли киемнәр һәм аш-су күргәзмәләре оештырылды. Шулай ук аерым тирмәләрдә һәм чатырларда кул эшләре күргәзмә-ярминкәләре дә узды. Концертлар залы каршындагы мәйдандагы урам җыены-концерт дип аталган чарада җыр-биюләр чыгышлар белән үрелеп барды. Җыелучылар алдында Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов тә чыгыш ясап, бәйрәмнең чагыштырмача яшь булуын, тарихының тамырлары шактый тирәндә булуын әйтте. Башкортстандагы вазгыятьне телгә алып, инвестицияләр җәлеп итүдә, финанс һәм төзелештә хәлләрнең яхшы булуын телгә алды.
Рөстәм Хәмитовның бәйрәм алдыннан республика халкын котлавында исә шулай диелгән:
"Башкортстан уллары һәм кызларының җиңүләре, хезмәттәге казанышлары белән горурлана. Илнең халыкара позициясен ныгыту, дөньядагы тынычлык һәм килешү, икътисади үсешне үстерүдә буыннардан килгән патриотлык бүген дә дәвам итә. Бу аеруча Кырым һәм Акъярны (Севастополь) Русия составына кайтаруда, Якын көнчыгышка тынычлык китерү һәм террорчылыкка каршы көрәштә күренә”.
Бу көн уңаенннан шулай ук Уфа хакимияте башлыгы Ирек Ялалов һәм Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов та бәйрәм котлавын ирештерде.
Халык бердәмлеге көне уңаеннан узган урам җыены-концертта шулай ук Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Үтәшева, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы, фәлсәфә фәннәре докторы Гафур Салихов һәм башкалар чыгыш ясады. Римма Үтәшева үз чыгышында болай диде:
“Ике кеше – Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский илдәге төрле милләт, дин һәм катлам халкын берләштереп, Русияне саклап калуга ирешкән. Ил тарихының яңа битләрен язуга булышлык иткәннәр. Күп гасырларда безне таркатырга тырышучылар булган, ләкин алар тиешлесен алган. Чөнки безнең көч бердәмлектә.
Your browser doesn’t support HTML5
Белүебезчә, кылыч белән килгән кылычтан һәлак була. Безнең халык эшкә уңган, югары сәнгатькә, мәдәнияткә, әдәбиятка ия. Яңа Русиядә без уртак гаиләдә яшибез. Татарларда “ут күрше” дигән гыйбарә бар. Без – бердәм. Бүгенге Халыклар бердәмлеге бәйрәме Җиңү көне, Русия көне кебек үк зур бәйрәм. Без узганыбыз һәм бүгенгебез белән горурланабыз, киләчәгебез ышанычлы. Бу тойгылар безне бердәм халык, Русия милләте буларак берләштерә алды”.
Бөтендөнья Башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы, фәлсәфә фәннәре докторы Гафур Салихов бу көннең башкортстаннар өчен икеләтә бәйрәм булуын әйтеп, 450 елдан артык Башкортстанның Русия составында зур үсешкә ирешүен атады.
Калган чыгышлар да патриотик рухлы булды. Тик халык, көн суык булу сәбәпле, чараның башында гына күпләп булды. Җыелучылар өшемәс өчен биеп җылынырга тырышты. Күргәзмә тирмәләр быел шактый ярлы булды. Бүздәк татар милли-мәдәни үзәгенең тирмәсе дә быел шактый кече һәм күргәзмәсе дә ярлы иде. Сәетбаба башкорт милли-мәдәни үзәгеннән килүчеләр сафы да башка еллардагыдан шактый сирәкләнгән. Күргәзмәләр белән Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитов танышканда алар шактый кәефле булырга тырышты.
Бәйрәм чаралары республиканың район һәм шәһәрләрендә дә уза һәм тагы берничә көн дәвам итәчәк.