Бишбалта бистәсенә сәяхәт

Экскурсиядә катнашучылар

Бистә хастаханәсенең сакланып калган чиркәве

Бистәнең үзенчәлеге - биредә адым саен диярлек төрле елларга карагаган тарихи ядкарьләр. Мәсәлән, бу йортларга йөз еллап бар. Хәзер аларның күбесе җимерелеп килә.

Конструктивизм архитектурасы үрнәкләре. Совет чорының 20-40 еллары. Бу биналарның бизәкләре юк диярлек, эшче халык өчен төзелгән торакта бар нәрсә бары тик функциональлеккә нигезләнгән.

Конструктивизм архитектурасы үрнәкләре.

Тарихи котельнягә игътибар җәлеп итер өчен рәссамнар аңа рәсем төшергән.

Бистәдәге бик күп йортлар җимерек хәлдә, ләкин күбесендә һаман да кеше яши.

Бистә буенча экскурсия төрле яшьтәге, милләттәге һәм өлкәдәге кешеләрне җыйды.

Бу 1930 елларда төзелгән "йолдызлы" йорт -  Казандагы конструктивизм үрнәкләренең берсе булып тора.

Аның эче мондый хәлдә.

Биредә яшәүчеләр бәдрәфкә тышка йөри.

Казан боралак заводы күренеше.

Бистәдәге 1920-30нче еллардагы янгын каланчасы. Күптән түгел аны җимерергә тиеш булганнар, ләкин активистлар ярдәмендә бина саклап калынган һәм киләчәктә төзекләндереләчәк һәм иҗтимагый үзәк булачак. Каланча хәзерге вакытта үзенчәлекле бистәне саклау билгесе булып тора.