Татарстан Конституциясе турында белергә кирәкле алты факт

Your browser doesn’t support HTML5

"Хакимият халык контролендә булмаса бер канун да эшләми"

24 ел дәвамында Конституция нинди үзгәрешләр кичергән? Мәскәүдән Татарстанга китерелгән 34 тонна пропаганда материалында нәрсә язылган булган? Конституция авторы, сәясәтче Фәндәс Сафиуллинны канунның нинди үзгәрешләре әрнетә?

Татарстан Конституциясенең 24 еллыгы республикадагы бәйрәм һәм ял көннәре аркасында игътибарсыз калды. Шул сәбәпле "Акыл фабрикасы" проекты 7 ноябрьдә Татарстан дәүләтчелеге музеенда Конституциягә багышланган лекция-кичә уздырды. Кунак итеп Конституция тексты авторларының берсе, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин чакырылган иде. Азатлык лекциядә яңгыраган кызыклы фикерләрне сөзеп алып тәкъдим итә һәм конституция турында белергә кирәкле башка фактларны барлый.

  1. Татарстан Конституциясенең яңа проекты 1991 елның 31 декабрендә киң фикер алышу өчен тәкъдим ителә, аңа карата барлыгы 5,3 мең тәкъдим, төзәтмә кертелә. Халыкара хокукый экспертизалар үткәрелә. 1992 елның маенда Татарстан югары шура утырышында төп канунның беренче укылышы үтә. Халык депутатлары тарафыннан 500дән артык төзәтмә карала. Нәтиҗәдә Татарстанның төп кануны 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителә. Ул 7 бүлектә һәм 167 матдәдә була.
  2. Конституция - Татарстан суверенитеты турында декларация һәм Русия белән килешүләрнең канун формасында теркәлгән мөһим документ. Декларация Татарстан Югары шурасында бер тавыштан диярлек кабул ителгәч, Мәскәү сәясәтчеләре һәм аларның Казандагы фикердәшләре референдум таләп итә башлый. "Без башта референдумга тискәре карашта идек. Ул халыкны икегә бүлер дип курыктык", дип искә төшерә Фәндәс Сафиуллин.

    Фәндәс Сафиуллин

    Референдум үткәрергә карар кылынгач та, аңа каршы кампания башлана. Президент Миңтимер Шәймиев һәм Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинне тоткарлау өчен Мәскәүдән 16 прокурор җибәрелә. Сайлау урыннарын ачмау таләбе куела. Республикага керештә ЮХИДИ Мәскәүдән килгән "КамАЗ"лар кәрванында референдумга каршы 34 тонна пропаганда материалын тоткарлый. Анда "референдумнан соң татарлар урысларны суеп чыгачак" дигән куркытулар да языла. Бөтен бу куркытуларга карамастан, референдумда суверенитет өчен халыкның 61 проценты тавыш бирә.
  3. Конституция кабул ителгәндә иң күп бәхәс уяткан берничә тема була: Татарстан белән Русия мөнәсәбәтләре, дәүләт телләре һәм хәрби мәсьәлә. Соңгы тема турында Конституциянең элекке редакциясенең 8нче маддәсендә әйтелә. Анда Татарстанда сугыш пропагандасы тыелу һәм массакүләм зарар китерә торган коралны булдырмау турында сүз бара. Хәзерге редакциядә бу җөмләнең икенче өлеше генә калган.
  4. Татарстан Конституциясе үз тарихында 17 үзгәреш кичерә. Беренче үзгәртү 1994 елда кертелсә, соңгысы 2012 елда була. Сәясәтче сүзләренчә, элекке редакцияләрендәТатарстанның җир өсте һәм асты байлыкларына халык үзе ия булган. Хәзерге формулировкада исә байлыклар "халыкка хезмәт итергә тиеш" диелә. Сафиуллин шушы үзгәрешне зур югалту дип билгеләде. Конституциягә кертелгән соңгы үзгәртү республика президентын сайлау темасына кагылышлы.
  5. Татарстанга каршы язылган кануннар Русиянең үз Конституциясенә каршы килә. Сәбәбе - шул ук президент атамасы. Татарстанга 2016 елга кадәр Конституциягә тиешле үзгәртүләр кертергә вакыт бирелгән иде. Республикада президент вазифасы һәм атамасы әле дә гамәлдә.
  6. Татарстан Конституциясе урысча язылган, тавышка куелып кабул ителгән. Республиканың төп документы аннары татарчага тәрҗемә ителгән. Кануннамәнең бер генә маддәсе дә татарча язылып, тавышка куелып кабул ителмәгән. Сафиулллин әйтүенчә, татар телендәге канун канунсыз булып чыга.