III Бөтенрусия мөселман хатын-кыз оешмалары корылтаен үткәрүчеләр, яңа гына дингә килгән мөслимәләр яман ниятле кешеләрнең тәэсиренә бирешүчән катлау дип бу темага аерым конференция багышлады. Бу атнада конференциянең карарлары басылды. Анда мөслимәләр үзләрен ничек, нинди чаралар аша сакларга килеште соң?
25 ноябрьдә Мәскәүдә бу чараны оештырган "Аиша" халыкара хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Юрий Зязин әйткәнчә, анда 30 төбәктән җыелган мөслимәләр алдында иминлек, радикализм, экстремизм мәcьәләләре хакында дини җитәкчеләр генә түгел, галимнәр, социология, психология белгечләре дә чыгыш ясаган.
Мөслимәләргә һәрнәрсәгә тәнкыйди күзлектән карарга киңәш ителә
Чарада, җинаятькә тартучы оста психологларның үзләренә буйсындыруына каршы тору һәм ихтыяр көчен югалтмау өчен, мөслимәләргә һәрнәрсәгә аңлы, критик карашта торырга кирәк дип киңәш ителде.
Шулай ук конференциядә мөслимәләргә, дин турында сораулары булса, үз төбәгендәге ышанычлы оешмага барып, җавапларны аннан алырга кирәк диелгән. Ә мөселман хатын-кыз оешмаларына яңа диңгә килүчеләрне үз канаты астына алып һәрьяклап ярдәм итәгә кушылган.
Шулай ук, мөслимәләрне каядыр барырга чакырган оста психологик манипуляцияләрне аңлап алу һәм аларга каршы тору кирәклеге турында кисәтүләр булган.
Зязин әйткәнчә, үткән елдагы корылтайда, мөслимәләрне радикаль агымнардан саклау чарасы итеп, аларга ана булу, гаилә учагын саклау миссиясен сеңдерү алып барылган.
Әйтелгән фикерләр конференциянең йомгаклау карарына кертелде. Анда шулай ук диңгә яңа килгән мөслимәләрнең интернеттагы мәгълүмати иминлеген саклау кагыйдәләре хакында буклет чыгарырга җыену һәм аны һәр төбәккә тарату турында әйтелә. Җыен карарлары Русиядәге барлык диния нәзарәтләренә таратылачак.
Дин турында сораулар булса, җирле оешмага мөрәҗәгать итү турында корылтайда кабул ителгән карарның үтәлешен тикшерергә һәм иминлек мәсьәләсендә нинди эшләр башкарылуын белергә теләп Азатлык хәбәрчесе Татарстан мөфтиенең җәмәгате, "Ан-Ниса" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Лола Сәмигуллинага мөрәҗәгать итте, әмма җавап ала алмады.
Интернетта иминлек кагыйдаләре. Белгеч киңәшләре
Шулай итеп, сорауларга җаваплар эзләүче мөслимәләр өчен дә, интернетта танышып, аралашып ятучы татар һәм башкорт кызлары өчен дә файдалы булырга мөмкин киңәшләрне Азатлык үзе эзләргә булды. Аларны Русия ислам университетында һуманитар-табигать фәннәре кафедрасы мөдире,Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, ислам белгече Резедә Сафиуллина бирде.
– Ислам диненә тартылучы яшьләргә дә, олы кешеләргә дә, яки интернетта үз милләтендәге һәм үз динендәге кеше белән танышырга теләгән егетләргә-кызларга аралашканда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
– Беренче чиратта сөйләшүләрдә мөселман һәм мөселман булмаганнарны кискен каршы кую, кискен рәвештә бер генә юнәлешне, бер генә форманы хак дип тәкърарлау, "дөрес" һәм "дөрес булмаган" мөселманнарга бүлү, аларны бер-берсенә каршы кую, ягъни мөселманнар арасына чөй кагу тырышлыклары булса, уйланып, сагаеп калырга киңәш итәр идем.
Бер дин эчендә, конфессияләр арасында, дөньяга карашлар дәрәҗәсендә кискен рәвештә каршылык идеяләре сеңдерү, шулай ук куркытырга тиеш. Болар безнең җирлектә милләтара, динара татулык шартларында яшәү рәвешенә туры килми.
Болар, кызганыч ки, радикаль һәм экстремист дип аталучы тарафлар өчен генә түгел, башкаларга да хас.
Үзебездәге дин әһелләренә дә башка карашта торучы шәхеснең фикерен кабул итү һәм хөрмәт итү җитми
Үзебездәге дин әһелләренә дә башка карашта торучы шәхеснең фикерен кабул итү һәм хөрмәт итү җитми, моңа күпләргә өйрәнергә кирәк әле. Пәйгамбәребез һәм элекке заман галимнәре мисалында, мәсәлән, Риза Фәхретдин, Муса Бигиев кебек хөрмәт ителгән дин белгечләреннән үрнәк алырга кирәк.
– Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә кушылу омтылышы өчен гаепләү белдерелгән Мәскәү кызы Варвара Караулова эшен күпләр хәтерли. Аның кебек башка бик күп кызлар да интернетта аралаша, аларга үз акылларын ничек саклап калырга?
– Бүгенге заман кешесе ялгызлыктан интегә, үз-үзе белән, башкалар белән, дөнья белән килешеп яши белми. Башны югалтмас өчен, үз-үзеңнең кыйммәтеңне аңлаудан башларга кирәк, шуннан соң гына башка адәм балаларының да нинди кыйммәткә ия икәненә, аларның һәркайсы бәхәссез асыл зат икәненә төшенү мөмкин. Беренче чиратта үз-үзеңне Аллаһы Тәгалә яраткан камил зат буларак тиешле дәрәҗәдә бәяләүдән башларга кирәк, ул очракта төрле малай-шалайлар адаштырмас.