Төмән өлкәсе Индрәй һәм Шыкча авылларында татар теле укытыла
Your browser doesn’t support HTML5
Төмән өлкәсе Индрәй һәм Шыкча авыллары өлкә башкаласыннан 30 чакрым ераклыкта урнашкан. Икесендә дә урта мәктәп бар, Индерәйдә дә, Шыкчада да беренче сыйныфтан ук татар теле һәм әдәбияты укытыла. Ике мәктәптә дә татар милләтеннән булмаган балалар бар.