Читтәге татарларның матбугатка язылу мөмкинлеген чикләү акчасызлык белән аңлатылды
Your browser doesn’t support HTML5
Татарстаннан читтәге татарларга республикада чыккан басмаларга интернет аша язылу мөмкинлеге чикләнүен "Русия почтасы"ның язылу бүлеге башлыгы Владимир Королюк моның артык кыйбатка төшүе белән аңлатты. Бик катлаулы процесс, Якутскида яшәгән берничә татарга газетларга язылу мөмкинлеге бирү чыгымнары күп дигән ишарә белән сөйләде ул Татмедиада газет-журналларга язылуны йомгаклау очрашуында. Азатлык соравында сүз башлыча татарлар күпләп яшәгән төбәкләр турында барган булса да, почта вәкилләре проблем сәбәпләрен Татарстаннан ерак булган Якутски һәм Владивосток белән аңлатырга тырышты.