Азюрка мәчетләре
Үзәк мәчет. Авылда төзелгән заманча мәчетләрнең беренчесе, 1989 елда эшли башлаган. Имам вазифаларын 82 яшьлек Абделкәрим Айзатуллин башкара. Русия үзәк диния нәзарәтенә карый.
Рәҗәп мәчете. 1994 елда салынган, Русия мөфтиләр шурасына караучы бу мәчеттә Ринат Әбдерәшитов имамлык итә.
Шабан мәчете. Ринат Азисов имамлыгындагы бу мәчет тә Русия мөфтиләр шурасы белән хезмәттәшлек итә.
Рамазан мәчете. Мәчетнең беренче һәм икенче катларын ике аерым мәхәллә куллана. Русия мөфтиләр шурасына караганында Касыйм Гөлзафаров, Үзәк диния нәзарәтенә караганында Рәфыйк Сәйфетдинов рәислек итә.
Мөхәррәм мәчете. 2001 елгы бу мәчеттә исә намазларны Рәис Әхмәров укыта. Антон Кротов фотосы.
Дуслык мәчете. Бирегә дә ике мәхәллә сыешкан. Берсендә Зәки Айзатуллин, икенчесендә Наил Кадиев имамлык итә
Тәүбә мәчете. 2003 елгы бу мәчетнең имамы – Саяф Әбләев.
Җомга мәчете. 2013 елда салынган бу мәчетә Рәшит Әбдрәшитов имамлык итә.