"Бет базарында сукбай да, академик та бертигез"

Your browser doesn’t support HTML5

Кырымтатар ханы нәселе вәкиле бет базарында китап сата

Азатлык хәбәрчесе Казан бет базарында китап сатучы "кырымтатар ханы нәселе" вәкилен очратты.

Вениамин Глухов бирегә һәр якшәмбе килә. Кар яки яңгырдан саклар өчен җиргә полиэтилен җәя дә, сатуга үзенең 20-30 китабын тәртипләп тезеп куя. Кемгә сата, кемгә бүләк итә, ә кем белән башка китапка алмаша. Узып барган һәрбер кеше белән диярлек сөйләшер тема таба.

"Книжка" яки "Китапчык" базары – Казанның тарихи бет базарларыннан берсе. Тинчурин паркында урнашкан мәйданчык якшәмбе генә эшли һәм йөзләгән кеше җыя. Аның кайчан оешканын һәм эшли башлаганын җирле картлар да төгәл белми. Шәһәр хакимияте элегрәк бу мәйданны канунсыз сәүдә урыны дип япмакчы да булган, ләкин бет базарында кайнаучылар аны уникаль социаль күренеш дип саклап калган. Хәзер бу базарны һәм паркны тәртипкә китереп, сәүдә шартларын уңайлаштырырга уйлыйлар.

"Ә менә монысы минем әти", дип Вениамин "Сөембикә сакчылары язмышы" китабының арткы битендәге фотоны күрсәтә. Фотода керәшен авторы – Максим Глухов-Нугайбәк. "Сөембикә – кырымтатар ханы Гәрәйнең кызы икәнен беләсеңдер бит? Ә менә мин – аның нәселеннән", дип горурлыгын яшерми белдерә ул.

Киштә артында торучының һәрберсенең үз тарихы. Бирегә букинистлар, антиквариатчылар, винил сөючеләр, нумизматлар, хәрби тематика яратучылар, өйдә җыелган чүп-чар сатучылар, туристлар җыела. Күпчелеге бер-берсен күптән белә. Тауарларга ябыштырырлган бәяләр – төгәл түгел. Сатулаша белүчеләр биредә сәләтен тулы көчкә кулланып, өйләренә арзан бәягә генә шактый кызык табышлар алып кайтып китергә мөмкин.

Базарда XX гасырның төрле елларында татар мәдәниятен, тарихын тасвирлаган артефактларга юлыгырга була. Мәсәлән, карда Яңалиф белән басылган Шәриф Камал әсәрләре җыентыгы ята. 80нче еллар татар эстрадасының винил пластинкаларын 50 сумга сатып алырга була. Ленин һәйкәле төбендә генә 90нчы еллар башында йөзләгән мең тираж белән басылган Чаллы имамы Идрис Галәветдиннең "Җәһәннәм" китапчыклары ята. Иң күп очраган басма – төрле елларда чыккан "Татар халык ашлары" китабы. Эзләргә иренмәгән һәм тузаннан курыкмаган милли җанлы туташлар шактый сирәк татар бизәкләрен, алкаларын, йөзекләрен, зәркән әйберләрен таба ала.

Монда беренче чиратта сату өчен түгел, ә аралашу өчен киләм, ди Вениамин. Бу базарда кайнаучы күпчелек кеше шундый. "Менә мин сезнең белән урамда очрашсам, без сөйләшеп китмәс идек, шулай бит? Ә монда килсәң, кемне генә күрмисең: академикны да, сукбайны да. Алар монда бертигез", ди букинист.