Беренче кеше пикетка басу белән Эчке эшләр министрлыгының сак хезмәткәре килеп аны бина яныннан читкә китәргә кушты. Нәтиҗәдә пикетчы юлның икенче ягына чыгып басарга мәҗбүр булды. Калган пикетчыларны да сак хезмәткәрләре документларын тикшереп, юлның икенче ягына чыгарга мәҗбүр иттеләр. Пикетчылар канунда каралганча, бер-берсеннән 100 метр ераклыкта урнашып, Республика йортына карап мөлдерәп басып тордылар. Республика йорты бинасының тәрәзәләре аша аларны күзәтүчеләр шәйләнсә дә, алар янына чыгучы булмады.
Пикетка беренче булып басучы Наталья Сидорова күз яшьләрен көчкә тыеп Азатлыкка шуларны ирештерде:
“Мин Уфаның “Урал” микрорайонында фатир алыр өчен 2012 елда акча салдым. Акчаны банктан кредитка алдым. Төзелешне “Башинвестйорт” дигән ширкәт алып бара. Аның җитәкчесе Игорь Әминев. Килешү буенча йорт 2013 елда төзелеп бетәргә тиеш иде. Хәзер ничә ел банкка акча түләп киләм, әле яшәп торган урын өчен дә түлим. Балаларны ашатырга акча калмый.
Мөрәҗәгать итмәгән җирем калмады. Дәүләт төзелеше идарәсе, Уфа хакимияте, Башкортстан хөкүмәте, депутатларга мөрәҗәгать иттем. Берсе дә ишетергә теләми. Төзелешне тапшыру вакытын озайтып торалар. Инде җиденче тапкырга озайттылар. Ләкин ул аз гына булса да кыймылдамый, менә инде ике ел төзелеш туңдырылган хәлдә тора. Без аның тәмамлануына өметебезне өздек. Мин Башкортстан республикасы җитәкчесе Рөстәм Хәмитов безне ишетсен иде дип урамга чыктым. Чөнки башка мөмкинлегем калмады.”
Тагын бер алданучы Рамил Садриев шуларны сөйләде:
“Безнең йорт Дуван урамында төзелә. “Башинвестйорт”ширкәте шундый өч йортны тапшыра алмый төзелешне туктатты. Без төзелеш оешмасы җитәкчесе Игорь Әминев белән очрашырга тырышып карасак та, ул качып йөри. Төзелеш янында урам җыеннары уздырган идек. Ул 9 кешедән дә артык җыелырга ярамый дигән ниндидер фәрман биреп куйган. Күпләп җыела башласак, аның сакчылары килеп тавыш куптара. Полиция хезмәткәрләрен чакырталар. Алданучылар барлыгы 250 кеше. Төзелеш түрәсенең барлык бурычы 365 миллион сумга җиткән.
Республиканың арбитраж мәхкәмәсе ширкәтне банкротлыкка чыгару эшләрен карый башлады. Мәхкәмә карары чыгарылып, ширкәтнең милекләре кулга алынса да, ул барлык алданучыларга тулысынча түләргә җитмәячәк. Күпчелек алданучылар – гади кешеләр. Арада укытучылар, эшчеләр бар. Мин Башкортстан җитәкчеләре безнең проблемнарга игътибар юнәлтсен дигән теләк белән чыктым. Без алданганнар өчен махсус програм эшләнүен өмет итәбез.Киләчәктә торак алу юлында алдануларга юл куелмасын иде.”
Башкортстан Русиядә банкротлыкка чыгучы төзелеш ширкәтләре саны буенча Мәскәүдән кала икенче урында. Узган елда Мәскәүдә – 7, Башкортстанда – 5, Петербур һәм Новосибирски өлкәсендә 4 ширкәт банкротлыкка чыгарылган иде.