Клара Булатова иҗаты белән китап сөючеләр кечкенәдән таныш. Аның шигырьләренә язылган күп кенә җырларны милләттәшләребез яратып тыңлый. Әмма аның үзе белән Ижауда беренче очрашу булды. Шагыйрәнең елмаеп, кызык итеп сөйләве, балаларча эчкерсез көлүе, үзенә тәнкыйть күзеннән карый белүе – искиткеч җылы хисләр калдырды. Әлеге кичә берничә сәгатькә сузылган концерт-тамашалардан да күңеллерәк булды. Клара ханымның бихисап шигырьләрен яттан укуы җырлардан да матуррак яңгырады.
Укытучы утырып дәрес бирми
Клара Булатовага – 82 яшь. Очрашуда катнашучылар үзләренең сорауларына да шигъри юллар белән җавап бирүенә гаҗәпләнеп утырды. Ул гына да түгел, өлкән булуына карамастан, ике сәгатьтән артык сузылган очрашуны да аяк өстендә уздырды кадерле кунак. “Укытучы утырып дәрес бирми” дип үзенең шагыйрә булуына да карамастан 52 ел укытучы булып эшләвен дә билгеләп үтте. Бу һөнәрне ул әти-әнисенең эшен күреп сайлаган. Үзе әйтүенчә, тарих укытучысы булырга теләге булса да, кечкенәдән шигырьләр язганга татар теле факультетын сайлаган.
Очрашуда катнашкан укучылар арасында Казан дәүләт университетының татар теле факультетында Клара Булатовадан соң укыган бер ханым да бар иде. Аның гади генә студент булмавын искә алуларын, хәтта тәрәзәдән ниндидер листовкалар таратканын да сөйләделәр дип бу хәлне аңлатуын сорады.
“Бу хәлне ачыкларга студентларны парткомга чакырганнар. Мин коридорда каршымда утыручы егетләргә листовкаларны кулдан язарга түгел, машинкада басарга иде дип әйттем. Ә тикшерүчедән мине кафедра җитәкчесе яхшы укучы, барлык эшләрдә актив катнаша дип яклап калды”, диде шагыйрә. Листовкада егетләр “Идел” журналын чыгару турында сораганнар икән. "1913 елда унөч газета-журнал чыгарылган, алар хәзер кая китте дип язганнар”, дип җавап бирде Клара ханым.
2015 елда Клара Булатова Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә ия булды. Үзе бу хакта болай диде:
Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән өч китапның берсе дә Татарстан китап нәшриятында чыкмаган
– 2015 ел Әдәбият елы иде. Тукай премиясе кимендә бер язучыга, шагыйрәгә һәм прозаикка бирелергә тиеш иде. Мин исемлекне карыйм: “Булатова Клара Гариф кызы. “Келәү: Шигырьләр, повесть, хикәя” (Казан китап нәшрияты, 2013 ел). Мин акча түләп чыгарган китап ул. Икенчесе - “Сәяхәтнамәләр: шигырьләр” (Казан китап нәшрияты, 2013 ел). Бу китапны кире кайтарганнар иде 1970нче елларда. Монда шигырьләр мин йөргән диңгез буйларыннан. Өченчесе - рус телендә. Рус телле укучылар белмиләр Клара Булатова иҗатын. Алар белсен өчен чыгардым. Татарстан "Татнефть" җитәкчелегенә гариза яздым. Гаризаны язар өчен озын бит буенча титулларны санап төштем. Гариза язарга урын калмады. Соңгы юлына язып куйдым: “Русча китабымны чыгарырга булышсагыз иде”, дип. Китапка кергән шигырьләрне ике телне дә яхшы белгән тәрҗемәче тәрҗемә итте. Бу китаптагы шигырьләрне рус хатын-кызлары да укып елыйлар. “К солнцу лицом” (Казан, Рухият, 2013 ел). Шушы өч китапның берсе генә дә Татарстан китап нәшриятында чыкмаган. Китапларымның барысы да лаек иде.
Мин көткән идем Тукай премиясен 2011 елда чыккан “Сайланма әсәрләрем” өчен бирерләр дип. 1нче томында җырлар, шигырьләр, поэмалар. 2нче томында соңгы елларда язылган, усалрак, төртмәле фәлсәфи шигырьләр иде. Миңа әйтәләр: "Тукай премиясе – акча бит ул", дип. "Ии, туган, мин әйтәм: акча, акча, акча! Шуннан башка берни юк безнең башта. Экраннарга чыкса, хәтта патша шуны гына туглый: акча, акча, акча..."
Дөньяда матди байлыктан да кыйммәтрәк рухи байлык бар
"Дөньяда матди байлыктан да кыйммәтрәк рухи байлык бар. Менә шулай яшәешнең күрке акчага гына кайтып калмасын иде. Әдәбият кешеләрне матурлык аша явызлыкка каршы торырга өйрәтә", дип сөйләде шагыйрә.
Үзенең озак яшәвенең серен дә Клара Булатова "үземнән-үзем көлә белүемнәндер, тик кайчакта ул күз яше аша буладыр", дип тә әйтте.
Клара ханым ун еллап телевидениедә тапшырулар алып баруын сөйләде, бүген Удмуртиядә татар телендә теле һәм радиотапшырулар, газета булуын ишетеп татар телебезне саклауга өлеш кертәсез дип сөенечен дә җиткерде.
Укучылар очрашудан соң шагыйрәнең китаплары белән кызыксынып, аларны сатып алу турында да сораштылар. Китапханәдә дә Клара ханым иҗат иткән 51 китапның берничәсе бар икән. “Бераз чирләп тора идем, сездән үземә дәва алып китәм”, дип тагын очрашырга сүз бирде шагыйрә.