Мордовия Җәмәгать пулаты Азюркада яулык тыюны радикал исламга каршы көрәш дип аңлата

Валерий Юрченков

Мордовиянең Җәмәгать пулаты Дөнья татар конгрессы башкарма комитетына җавап хаты юллады. Хатта Азюрка мәктәпләрендә яулык ябуны тыю татар гореф-гадәтләрен радикал идеологиядән саклау кирәклеге белән аңлатыла.

"Мордовия мәктәпләрендә дөньяви һәм эшлекле дресс-код кертү төбәктә радикал идеология агымы таралмасын өчен башкарыла торган гамәлләрнең бер өлеше генә", диелә республиканың Иҗтимагый пулат рәистәше Валерий Юрченковның Дөнья татар конгрессы башкарма комиеты рәисе Ринат Закировка юлланган хатында.

Юрченков сүзләренә караганда, Азюрканың 20ләп кешесе сугышчан төркемнәрдә катнаша һәм әлеге идеологиягә бирелгән.

Мордовия хакимияте гамәлләре татар халкының хокукларын кысу түгел, ә "төбәктә яшәүче татарларның милли тәңгәллеген, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклар өчен" юнәлтелә ди Юрченков.

"Татар гореф-гадәтләренә хас булмаган дини гамәлләр Азюркага күптән түгел генә керә башлады. Бу элек-электән дустанә мөнәсәбәттә яшәгән азсанлы Мордовия татарлары арасында низаг тудыра. 2015 елда уздырылган фикер алу күрсәтүенчә, Мордовия татарларының җиде проценты гына гарәп нормалары һәм гореф-гадәтләренең таралуын хуплавын белдерә", диелә хатта.

Хатта шулай ук авылның икътисади яктан чәчәк атуы да дөрес факт түгел дип языла. Күпчелек халыкның рәсми теркәлми генә эшчәнлек алып баруы билгеләнә.

Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Азюрка авылында яулыклы укытучыларны эзәрлекләүне туктатуны таләп итеп Мордовия Республикасы башлыгы Владимир Волковка ачык хат юллаган иде.

Хатта Мордовиянең мәгариф министрлыгы түрәләренең Азюрка авылы укытучы хатын-кызларын яулыкларын салырга мәҗбүр итүе аларның Русия Конституциясендә беркетелгән дини һәм мили иреккә хокукларын боза диелгән.