Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие, "Русия мөселманнарының рухи җыены" җитәкчесе Әлбир хәзрәт Крганов Русиянең баш прокуратурасына мөрәҗәгать юллады. Анда ул Мордовиянең Азюрка авылы мәктәбе укытучыларын яулык салмаган өчен эштән куу фактына хокукый яктан бәя бирүне сорый. Мөфти хатны шулай ук Мордовия республикасы мәгариф министрлыгына да җибәргән.
"Миңа, Русия Җәмәгать пулатындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайлау комиссиясе рәисе буларак, Мордовиянең Азюрка авылы мәктәбе укытучылар коллективы мөрәҗәгать итте, – диелгән документта, – Алар мәктәпкә яулык бәйләп эшкә килүне тыюның канунга туры килү-килмәвен ачыклауны сорыйлар".
Азюрка мәктәбеннән килгән гаризада мәктәп укытучыларының яулыклары көчләп салдырылуы әйтелгән, республика мәгариф министрлыгы вәкилләренең яулыкны тыю өчен куркыту һәм басым ясау, һәм башка шундый канунга сыймаган гамәлләр кылуы күрсәтелгән.
"Мордовиядә мәктәп укучыларының дәресләргә яулык бәйләп йөрмәскә тиешлеге турында моңа кадәр Җәмәгать пулатында сөйләшү булды, мондый бәхәсле әйберләрнең цивилизацияле аралашу юлы белән, канун кысаларында хәл ителергә тиешлеге әйтелде", дип искә ала Крганов.
273-ФЗ санлы федераль канунның 38нче маддәсендә "мәктәп формасының нинди булуын уку йорты ата-аналар һәм балалар белән берлектә үзе хәл итә", диелгән. Шул ук вакытта мәктәп формасы Русия субъекты хакимиятенең тиешле оешмалары тарафынан да раслана.
Мордовия хөкүмәтенең 2014 елның 12 маенда кабул иткән карары нигезендә укучыларга мәктәптә хиҗаплар һәм башка баш киемнәре кию тыела.
Ләкин хөкүмәт карарында мәктәптә яулыкны тыю бары укучыларга гына кагыла, ә укытучыларның баш киеме киеп йөрүенә кагылышлы бернинди дә күрсәтмә юк, дип язган Әлбир хәзрәт Крганов.
"Мордовиядәге низаглы хәл бу җирлектә гасырлар дәвамында урнашып килгән диннәр арасындагы татулыкка сизелерлек тәэсир итәргә мөмкин, чөнки күп мөселманнар бу тыюларны үзләренең Конституциядә беркетелгән дини ирек хокукларына кул сузу дип кабул итә", дигән мөфти.
Крганов Русиянең баш прокурорыннан "кануннарны дөрес һәм бертөрле итеп куллану максатыннан" бу хәлне тикшерүен һәм Мордовия Республикасының дәүләт оешмалары һәм җирле үзидарә оешмалары гамәлләренә хокукый бәя бирүен үтенә.