Удмурт илендә яшәп танылган татар шагыйрәсе

Шагыйрә Гөлфия Исхакова

Удмуртиянең Воткински шәһәрендә яшәүче танылган шагыйрә Гөлфия Исхакова түгәрәк юбилеен билгеләде. Гөлфия ханым берничә китап авторы, ул хатын-кызларга гына хас нечкәлек белән искиткеч матур лирик шигырьләр иҗат итә.

Шагыйрә Гөлфия Исхакованың юбилеена Воткински каласының "Чайковский исемендәге бакча" дип аталган мәдәният йортына иҗатташлары, дуслары, туганнары, якташлары җыелды. Кичә искиткеч матур итеп әзерләнгән иде.

Гөлфия ханым Воткински шәһәрендә дүрт дистә елдан артык яши. Бирегә тормыш иптәше Дуларисны Казан авиация институтыннан юллама белән җибәрәләр. “Институттан соң юллама вакыты өч ел билгеләнә иде. Аннан соң тарихи ватаныбыз Татарстанга әйләнеп кайтырбыз дип килгән идек”, дип искә алды Гөлфия ханым. Әмма үзләре дә сизмәстән монда төпләнеп калалар. Исхаковларның ике кызлары - Гөлназ белән Гүзәл инде буй җитеп, гаилә корып икешәр бала тәрбияли. "Чит шәһәр инде хәзер үзебезнеке, якын җиргә әверелде. Казанда олы оныгыбыз Айгөл югары белем алырга ниятли. Кем белсен, бәлки ул безнең хыялны тормышка ашырыр, анда төпләнеп калыр”, диде шагыйрә.

Гөлфия Исхакова мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлый. Әмма беренче шигырьләре тупланган дәфтәрләренә “Яшь ленинчы” газетасыннан тәнкыйть хаты алгач, күңеле сүрелә. Дусларына котлауларны шигъри юллар белән яза, әмма аларны үзе язганын белгертми.

Гөлфия Исхакова китаплары

Иҗатка Гөлфия ханым үткән гасырның 90нчы елларында тартыла. Моңа милли оешмалар барлыкка килүе һәм Удмуртиядә татар телендә “Яңарыш” газетасы нәшер ителә башлавы этәргеч булып тора. “Яңарыш” газетасы шигырьләрен, мәкаләләрен бастыра. Гөлфия ханым дәртләнеп иҗат итә. “Иҗат юлына басуымның тагын бер этәргече - Воткински каласында яшәүче шагыйрь Риза Шәфи булды. Инде берничә китап авторы Риза ага минем шигырьләрне укып, аларга төзәтмәләр кертте. Аның “көн саен берничә юл язарга тырыш” дип биргән киңәше әле дә колагымда яңгырый, бүгенге уңышларымда Риза абыйның дәресләре”, дип уртаклашты Гөлфия.

Воткински каласының иҗат берлеге әгъзалары котлый

Шагыйрә хәзер инде алты китап авторы. Аның шигырьләр тупламасы Удмуртия һәм Татарстанда төрле җыентыкларда, журналларда татар һәм рус телләрендә дөнья күрә. Казанда нәшер ителгән “Әдипләребез” тупламасына да Гөлфия Исхакова исеме кергән. Шагыйрәнең “Язларыма кайтам” (2002) һәм “Ак моң алып каеннардан” (2007) дип аталган ике шигырь җыентыгы укучыларда зур кызыксыну уятты.

Гөлфия Исхакова Удмуртия авторлары арасында беренчеләрдән булып Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләренә әгъза итеп алынды, Русия журналистлар берлеге әгъзасы да ул. “Бу иҗатыма зур җаваплылык өсти”, ди шагыйрә.

Гөлфия Исхакова шигырьләр иҗат итү белән генә чикләнми. Укучылар аның хикәяләрен дә бик яратып укый. Аларның һәрберсе кеше язмышына багышланган, милли үзаңны үстерүгә юнәлтелгән.

Ул Воткински шәһәре язучыларын берләштергән әдәби иҗат түгәрәгенең дә актив әгъзасы. Бу аңа иҗат мәйданын киңәйтүгә дә юл бирә. Аның шигырьләре һәм хикәяләре рус телендә җирле газет битләрендә һәм җыентыкларда нәшер ителә. Әле күптән түгел дөнья күргән бик затлы басмада аның үзе һәм остазы Риза Шәфи турында күләмле мәкаләләр урын алган. Берничә ел элек авторның “Сукыр мәхәббәт” дип аталган хикәяләр җыентыгы Казанда басылып чыкты. Күптән түгел җирле автономия ярдәмендә рус телендә дә “Судьбы крутые повороты” хикәяләр җыентыгы дөнья күрде.

Шагыйрә гаиләсе белән

Гөлфия Исхакова балалар өчен бик яратып һәм күп яза. “Президент булам” дип исемләнгән китабы Удмуртиядә балалар өчен язылган беренче татар телендә чыккан китап. Рәсемнәрен дә җирле рәссам Әхәт Фәррахов ясаган. Бик җылы эчтәлекле һәм тәрбияви китап. Балаларга аңлаешлы телдә шигырьләр тупламасы. Авторның сабыйларга багышланган шигырьләре күп җыелган – тагын шундый ике китапны татар һәм рус телләрендә чыгарырга хыяллана.

Гөлфия Исхакованың кече кызы Гүзәл дә балачагыннан ук шигырьләр яза. Аның да ике китабы дөнья күрде. Интернетта язучылар белән аралашалар, кызының иҗаты да кызыксыну таба. Әнисенең юбилеенда Гүзәлгә Удмуртия язучылар берлегенә кабул ителүе хакында язучылар берлеге рәисе Петр Захаров хәбәр итте һәм таныклык та тапшырды. Гөлфия ханым сүзләренчә, бу аның юбилеена иң зур бүләк.

Зиннур Сафиуллин (с), Ибрахим Биектаулы, Людмила Аланлы Гөлфия Исхакова белән

Гөлфия ханым инде 25 ел “Тургай” ансамбле белән дә җитәкчелек итә. Әле моңа кадәр ул машина төзүчеләр заводының академик хорында, “Дуслык” ансамблендә дә җырлады. "Тургай" ансамбле үзешчәннәре халкыбыз җырларын, композиторлар әсәрләрен һәм җитәкчеләренең дә җырларын тамашачыга җиткерә. Юбилей кичәсенә Гөлфия ханымның туган ягы Әлмәттән дә кадерле кунаклар килгән иде. Танылган композитор Зиннур Сафиуллин Гөлфия Исхакова сүзләренә берничә җыр язган, аларны халык бик җылы кабул итте. Шагыйрә, җырчы Людмила Аланлы белән дә Гөлфия ханым күптән иҗатташлык итәләр икән. Людмила Аланлы башкарган җырлар да тамашачы күңеленә хуш килде. “Тургай” ансамбле җырчылары да җитәкчеләренең сүзләренә язылган җырларны сайлаган.

Сәхнәдә "Тургай" ансамбле

Юбилярны котлап “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре Рилия Закирова, Эльмира Нигъмәтҗан, Рафилә Рәсүлева элемтәләрне дәвам итәргә теләде. Шагыйрьләр Ибраһим Биектаулы һәм Ринат Батталов Гөлфия ханыма теләкләрен шигъри юллар белән җиткерде.

Гөлфия Исхакованың иҗаты ике танылган шәхес исемендәге премиягә лаек – Удмуртия язучыларның Риза Шәфи исемендәге премиясе һәм Татарстан да милләттәшебезне зурлады – 2016 елда Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясен тапшырды.