Юныс Әхмәтҗанов – татар ашлары җырчысы

Your browser doesn’t support HTML5

Онытылып барган татар ашларын бөртекләп җыйган, әзерләү технологиясен булдырган атаклы ашчы Юныс Әхмәтҗановның 90еллыгы кысаларында аның турында "Тәмле ашлар җырчысы" дигән яңа китап басылып чыкты. Азатлык китапта истәлекләре белән бүлешкән, Юныс Әхмәтҗановның 15 ел буе урынбасары булып эшләгән Фатыйма Мәҗитова һәм китап авторы, аны төзүче мөхәррир, халык шагыйре Роберт Миңнуллин белән сөйләште.