Казанда милли телләрдә сөйләшү теләген уяту алымнарын атадылар
Your browser doesn’t support HTML5
Казанда үткән Бөтенрусия мәгариф форумы кысаларында Русия төбәкләрендә милли телләр торышына багышланган секция утырышы үтте. Анда Татарстан, Башкорстанда татар һәм башкорт мәгарифе тирәсәндә хәлләр тикшерелде. Чарага чакырылган Һелсинкиның мәгариф өчен җаваплы түрәсе китергән мисалларны да карап, милли телләрдә сөйләшү теләген уяту алымнарын да атадылар.