Илдар Әюпов: татар дизайнерларының биш хатасы

Илдар Әюпов татар образлары турында сөйли. Гүзәлия Гыйниятуллина фотосы

Узган шимбә Казанның "Смена" заманча мәдәният үзәгендә татар дизайнеры Илдар Әюповның лекциясе узды. Ул татар дизайн-проектларын алып бару үзенчәлекләренә багышланды. Азатлык лекцияне тыңлап, татар дизайнерларның биш типик хатасын барлады.

1. Татар бизәкләрен артыгы белән күп куллану

Илдар Әюпов фикеренчә, татар дизайнерлары милли бизәкләрне күп куллана. Дизайнерлар татарлыкны шул рәвешле күрсәтергә тырыша.

"Без татар бизәкләрен кулланудан баш тарттык. Бизәкләр ярдәмендә проектны тану югала. Бизәкләр бер-берсенә бик охшаш, бертөрле, аларны аеру, визуаль истә калдыру авыр. Бу – татар проектлары өчен проблем, чөнки уникальлек җитми булып чыга. Проект башкалардан аерылырга тиеш".

Әюпов Кавказ, төрки орнаментларын күрсәтте. Милли бизәкләрне яңарту, аларга ниндидер яңалык китерү кирәклеген әйтте ул.

Болгар - Туган тел форумы логотибы, Илдар Әюпов студиясе тарафыннан ясалган

2. Төсләр

Проектларда бер-берсенә туры килгән төсләрне куллану мөһим. Еш кына татар проекты икән, Татарстан байрагындагы кызыл һәм яшел төсләр кулланылырга тиеш дигән стереотип бар, ди Әюпов. Ул моны уңышсыз дип саный.

Татарстан байрагындагы кызыл һәм яшел төсләр кулланылырга тиеш дигән стереотип бар

"Минемчә, кызыл һәм яшел төсләр бер-берсенә туры килми, төсләр гармониядә булырга тиеш. Андый таләп куела икән, төсләрне бераз үзгәртеп була, төс ачыклыгы белән "уйнап" була. Төсләрне үзгәртеп, яңа визуаль тел барлыкка китереп була", ди ул.

Сәләт-Прага мәктәбе логотибы. Илдар Әюпов студиясендә ясалган

3. Тел кулланылышы

Тел – универсаль чара, аны аз кулланалар. Татар теле PR өлкәдә бик әз кулланыла, татарча клишелар да җитәрлек түгел. Теләсә нинди рус телендәге клишены татарча тәҗемә итсәң, ул яңача кабул ителә.

"Калькалар проблемы бар. Русча гыйбарәне татарчага тәрҗемә иткәндә, еш кына телнең ясалмалыгы сизелә. Мисал өчен марафонга ясалган плакатта "Казан марафонында катнаш" гыйбарәсен татарлар кулланмый, калька икәне ярылып ята", ди Әюпов.

Азатлыкның "Ничек бар, шулай" шигаре уңышлы

Моннан качу чарасы буларак дизайнер урынлы булса, фигыльләр кулланырга киңәш итә. Шулай ук теләк фигыль, исем фигыль формалары да татарча матур яңгырый, ди ул. Ул Азатлыкның "Ничек бар, шулай" шигарен дә уңышлы дип телгә алды.

Сәлам дәреслеге сайты

4. Татар шрифтлары

Татарча шрифтлар бик аз, шуңа дизайнерлар еш кына дөрес булмаганнарны куллана. "Татарча шрифтларны кайвакыт үзебез ясыйбыз. Хәзер махсус програмнар бик күп, аларны ясау гына кирәк" дип Әюпов конкрет хәрефләрдә мисалларны китерде һәм татар шрифтларын сатып алып, аларны ясаучыларга ярдәм итәргә чакырды.

5. Тамгалар

Без инде күптән күчмә халык түгел, моны куллануга каршымын

Татарга бәйле нигездә күчмә халык тамгасын кулланалар. "Без инде күптән күчмә халык түгел, моны куллануга каршымын. Шулай ук киемгә бик нык игътибар итәләр. Татар егете рәсемен ничек ясыйлар? Түбәтәй, камзул кигән икән, бу - татар булып чыга дигән караш бар. Тик чынбарлыкта бу юк бит, татарлар урамнарда түбәтәй дә, камзул да киеп йөрми ", ди Әюпов. Дизайнер иронияне кулланырга киңәш итә, мәсәлән, татар акценты, мишәрлек темасы бар. Үз-үзеннән шаяра белүче милләткә башкалар да тартыла, аларның продукциясе истә кала, дип әйтте ул.

Фәнсар яшьләр академиясе логотибы, Илдар Әюпов студиясендә ясалган

Казан символлары да күп. Алар арасыннан Әюпов Сөембикә манарасын кулланырга чакырды, ул бик җиңел һәм аны таныйлар, ди ул. Татарстан туграсын куллануны исә ул уңышсыз дип әйтә. Авыл символлары һәм образларыннан да китү кирәк, чөнки хәзер инде татар авыл белән генә бәйле түгел, ди Әюпов.

Лекцияне тулысынча карарга теләүчеләргә аның видеоязмасын тәкъдим итәбез. Чара рус телендә узды.

Илдар Әюпов – "Теория" студиясенең арт-мөдире, "Әлбәттә" сайтының җитәкчесе. Татарстанның тарих институты, Фәнсар яшьләр академиясе логотиплары, "Болгар – Туган тел" форумы, "Сәләт-Прага" эшлекле стильләр кебек проектлар белән танылган. "Әлбәттә" сайтының уйлап табучысы һәм төп мөхәррире булып тора. Рустелле балалар өчен яңа "Сәлам" дәреслегенең медиатөркем җитәкчесе.

Узган ел эшли башланган "Әлбәттә" сайтының быел март аенда икенче сезонын ачты. Аның барышында татар халкына, аның тарихына, теленә, мәдәниятенә багышланган 50гә якын видеолекция тәкъдим ителә. Узган ел язмаларында бары тик татарча лекцияләр булса, быел аларга рус телендә субтитрлар, шулай ук рус телендә лекцияләр дә өстәлгән.

Моннан тыш быел видеолекцияләргә өстәп, ярым шаяртулы "Тыпыр-тыпыр грамматика" дәресләре дә өстәлде. Анда көлкеле ситуацияләр белән татар теленең төп грамматик һәм фонетик кагыйдәләре аңлатыла. Бу видеоязма интернетта дистәләрчә мең кеше тарафыннан яратып каралды.